Шилнәбаш мәктәбе укучыларына юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр
Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылы мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резидә Гыйльметдинова тарафыннан балалар белән очрашу үтте. Очрашуда яктылык кайтаручы фликерлар турында сүз алып барылды. Резидә Рәҗәп кызы шулай ук балаларга тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчегә җәяүлеләрне күрүе авыр икәнлеге, тротуарлар юк җирдә - авыл җирлегендә...
Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылы мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резидә Гыйльметдинова тарафыннан балалар белән очрашу үтте. Очрашуда яктылык кайтаручы фликерлар турында сүз алып барылды.
Резидә Рәҗәп кызы шулай ук балаларга тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчегә җәяүлеләрне күрүе авыр икәнлеге, тротуарлар юк җирдә - авыл җирлегендә күрү аеруча да кыенлашканы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук балалар белән бәйле күп төрле юл фаҗигаләрен мисалга китерде, балаларның юлда игътибарлы булуларын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорады. Чара ахырында Резидә Гыйльметдинова җыелган һәрбер балага яктылык кайтаручы фликерлар таратты, дип яза редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) Шилнәбаш авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Червякова.
Фото язма авторы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев