Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә инвалидлар өчен олы фестиваль оештырылды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кнәз авылы мәдәният йортында инвалидларның III иҗат фестивале булып үтте. Аны матур итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды. Иң беренчеләрдән булып җыелганнарны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова тәбрикләде, җылы теләкләрен әйтте. Соңыннан исә республикакүләм спорт чараларында актив булганы өчен Зәкәрия Баевка истәлекле бүләк тапшырды....

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кнәз авылы мәдәният йортында инвалидларның III иҗат фестивале булып үтте. Аны матур итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды. Иң беренчеләрдән булып җыелганнарны авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова тәбрикләде, җылы теләкләрен әйтте. Соңыннан исә республикакүләм спорт чараларында актив булганы өчен Зәкәрия Баевка истәлекле бүләк тапшырды. Моннан тыш котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Илгә-көнгә тынычлык, үзләренә саулык, өйләренә бәрәкәт теләделәр.

Фестиваль башланганчы җыелган халык инвалидларның үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен, чигешләрен, бәйләүләрен, картиналарын карадылар. Шундый эчтәлекле күргәзмә өчен оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Сәхнә түреннән үзләренең иң матур җырларын Татьяна Шитова, Тәнзилә белән Наил Шәймиевлар, Галимә Абдуллина бүләк иттеләр. Михаил Федотов белән иң яшь артистыбыз Артем Абрамов Крылов мәсәлләрен укыды. Софья Габдуллина керәшен җырларын башкарды, биеп тә алды, үзе язган шигырен дә сөйләп күрсәтте. Зал аларны алкышларга күмде. Бәйрәмебез үтә дә җылы мохиттә үтте. Чара ахырында исә фестивальнең барлык катнашучыларына да бүләкләр тапшырдылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев