Яңа Сарайлыда яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән зарлана
«Безнең Яңа Сарайлы авылында соңгы вакытлар хуҗасыз этләр күбәйде. Җитмәсә, берсе яңа гына балалады, хәзер тугыз көчеге бар. Без өлкән кешеләр бүген көндез дә урамга чыгарга куркып торабыз, кичен уйлаган да юк инде. Бу проблеманы ничек хәл итеп була икән?» - дип язганнар редакциягә бер төркем авыл кешеләре. Мәсьәләгә ачыклык...
«Безнең Яңа Сарайлы авылында соңгы вакытлар хуҗасыз этләр күбәйде. Җитмәсә, берсе яңа гына балалады, хәзер тугыз көчеге бар. Без өлкән кешеләр бүген көндез дә урамга чыгарга куркып торабыз, кичен уйлаган да юк инде. Бу проблеманы ничек хәл итеп була икән?» - дип язганнар редакциягә бер төркем авыл кешеләре. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов белән элемтәгә кердек: «Без авыл кешеләреннән заказ булган саен этләрне юкка чыгару белән шөгыльләнүче, лицензияле махсус оешмага чыгабыз. Бер эт өчен 800 сум түлибез. Яңа Сарайлыда да бу эш даими оештырыла. Ә балалаган эткә килгәндә, авыл кешеләре, аны кызганып, үзләре алып китәргә бирмәде бит. Заявкалар була икән, без кабат әлеге оешмага мөрәҗәгать итәчәкбез», - дип аңлатты җирлек башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев