14 август 2020 яңалыклары
-
Россия табибларына премия
Россия табиблары диспансеризация вакытында яман шешне иртә стадияләрдә ачыклаган өчен 1 мең сум күләмендә премия алачак.
-
Бәрәнгенең файдасы күп, белегез!
Бәрәнгенең файдасы күп, белегез!
-
Иммунитетың нык булсын дисәң
Төрле чирләргә бирешмим дисәң, әлбәттә иммунитетыңның ни дәрәҗәдә авыруларга каршы торучан булуы хакында уйланырга кирәк. Әгәр еш авырыйсың, төрле вирусларга тиз арада бирешәсең икән, димәк иммун системасы көчсез дигән сүз. Ә ныклы иммунитет – вирус иярүдән, үпкәгә салкын тиюдән, томау төшүдән, ютәлдән саклый. Иммун системасын ничек ныгытырга соң? Берничә киңәш:
-
«Родина» – татулык һәм иҗат үзәге
Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Кече Шилнә авылында булды. Ул үзенең визитын Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлады. Аннары, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә, төзекләндерелгән мәдәният йортын карады.
-
Август аенда бакча җиләген ничек тәрбияләргә?
Август ае ул бакча җиләген (викторияны) тәрбияли торган вакыт. Бу айда аны тиешенчә карасаң киләсе елга уңыш мул булачак. Август аенда бакча җиләгенең яфракларын арттыруның икенче дулкыны башлана, ул яңа мыеклар җибәрә, яңа чәчәк бөреләренә нигез салу башлана.
-
«Миләшкәй» – беренче карлыгач
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әҗмәкәйдә яңа балалар бакчасын ачу тантанасыда катнашты. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә ул ал тасманы кисте, «Миләшкәй»гә Республика Хөкүмәте исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
-
Алексей Песошин: «Без тукайлылар эшеннән канәгать»
Тукай районында эшлекле визит белән Татарстан республикасы хөкүмәте рәисе Алексей Песошин булып китте. Сәфәр кысаларында ул шушы көннәрдә генә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган Кече Шилнә авылы мәдәният йортын карады. Премьер-министр төзүчеләр эшенә югары бәя бирде һәм әлеге объект биредә яшәүчеләрне үзенә тартып торсын иде дигән теләген җиткерде. Моннан тыш, Алексей Песошин Әҗмәкәйдә төзелгән яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Күптән көтелгән бу объект районның социаль-икътисади үсешен күрсәтүче чираттагы проект.
-
Уракка тон бирүчеләр
Тукай районы республикада урып-жыю эшләре буенча алдынгылар рәтендә.