Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Август аенда бакча җиләген ничек тәрбияләргә?

Август ае ул бакча җиләген (викторияны) тәрбияли торган вакыт. Бу айда аны тиешенчә карасаң киләсе елга уңыш мул булачак. Август аенда бакча җиләгенең яфракларын арттыруның икенче дулкыны башлана, ул яңа мыеклар җибәрә, яңа чәчәк бөреләренә нигез салу башлана. 

Нәкъ менә яңа мыекчыкларда туклыклы матдәләр саклана. Киләсе елга бакча җиләге шулардан файдалы витаминнар алачак. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер аларны карау мөһим дә инде. Эшне нәрсәдән башларга соң? Берничә киңәш:
1. Беренче чиратта картайган иске яфракларны кисү мөһим. Чөнки алар хәзер картайган, шуңа әкренләп үлә башлыйлар. Бу эшне август ахырына калдырырга ярамый, чөнки куакчыклар күбәйгән саен, иске яфракларны эшкәртү дә катлауланачак. Иске яфракларда барлыкка килгән авырулар да яңаларына күчеп өлгермәсен өчен ашыгырга кирәк. Әгәр 3-4 еллык җиләкләр бар икән, аларны бөтенләй юк итсәң яхшы.
2. Туфракка ашлама кертеп, аны көпшәк-ләндерергә кирәк. Туфракны тирәнлеге 10 см итеп йомшартыртып чыгарга киңәш ителә. 
3. Бу чорда бакча җи-ләге туклыклы матдәләр запасына бик таләпчән. Аны кирәкле витаминнар белән тәэмин итү өчен, бер квадрат метрга 20-30 грамм исәбеннән микроэлементлар белән минераль ашлама кертергә кирәк. Ашлама туфракны тукландырып кына калмый, аның структурасын да яхшырта. 
4. Әлеге эшләрне башкарганнан соң, җиләккә күпләп су сибәргә кирәк. Сезон ахырына кадәр яңа туфрак дымлы торырга тиеш. Сентябрьдә чүп үләннәрен утап туфракны кабат йомшартсаң яхшы. Су сипкәннән соң туфрак өслегендә коры туфрак кабыгы хасил булмасын өчен, түтәлне торф белән томаларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев