Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Миләшкәй» – беренче карлыгач

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әҗмәкәйдә яңа балалар бакчасын ачу тантанасыда катнашты. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә ул ал тасманы кисте, «Миләшкәй»гә Республика Хөкүмәте исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. 

Бәйрәмне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында районда икенче бакча ачылуын билгеләп үтте. «Узган ел Иске Җирекледә шушындый бина файдалануга тапшырылды. Быел Әҗмәкәй авылы җирлегендә, яңа микрорайонда балалар бакчасы калкып чыкты. Бакча 140 урынга исәпләнгән, бүгенге көндә 120 баланың әти-әнисеннән гариза кергән – күрәбез, ихтыяҗ бар», – диде Фаил Мисбахович. Ул ТР Президентына, Хөкүмәт башлыгына Тукай районында яшәүчеләр исеменнән рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин, әҗмәкәйлеләрне бакча ачылу белән тәбрикләп, республикада яшь буынның сәламәт булып үсүенә, гаиләләрнең тулы канлы тормыш белән яшәвенә зур әһәмият бирелүен билгеләп үтте. «Демография» проекты 2018 елдан гамәлдә. 2019 елда 30 балалар бакчасы сафка куелды, быел тагын 28 объект тапшырылачак. Шушы матур бакчада тәрбияләнгән балалар республикабызның лаеклы гражданнары булып үсәрләр», – диде хөкүмәт җитәкчесе. 
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тукай-лыларның уңыш-ларына куануын белдерде. «Мондый социаль әһәмияткә ия объектлар авыл җирлегендә ел да төзелми. Бүгенге мөһим вакыйганың «сәбәпчесе» – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул төзелеш барышын үзе күзәтеп торды», – дип ул ТР Президентына алкышлар белән рәхмәт җиткеререгә чакырды. «Без барыбыз да балачак иленнән. Биредә балаларның шат авазлары бер дә тынып тормасын», – дигән ихлас теләкләрен белдерде. 
Җитәкчеләр быел мәк-тәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк балаларга бүләкләр алып килгәннәр иде: беренче сыйныфка баручыларга уку-язу әсбаплары җыелмасы тапшырдылар. 
Тантанада төзелешне башкарган «Газстройсервис» оешмасы исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Яңа учреждениенең мөдире Альфира Сәлахова подряд оешмасы башлыгы Равил Ярмиев кулыннан символик ачкычны кабул итеп алды. 
Бакча бинасы 2019 елның ноябрендә салына башлады. Ул иң заманча проект белән, соңгы технологияләрне кулланып төзелде. Төркемнәрдә, керү урыннарында һәм коридорларда идәннәр җылытыла. Уен, йокы заллары, киенү-чишенү бүлмәләре, санузел – барысында да куркынычсызлык таләпләре тулысынча үтәлә. Инвалид балаларны коляскада килеш пандустан бинага алып кереп, лифтта икенче катка күтәрү мөмкинлеге бар. Бакча бинасының бизәлеше үзенчәлекле, ачык, тыныч төсләр өстенлек итә. Физкультура, музыка заллары җиһазланган, өч төркемдә һәм музыка залында интерактив такталар урнаштырылган. 
Бакчада эшләүчеләр коллективы инде тупланган, алар барысы 32 кеше. Тәрбиячеләр белән техник персоналдан тыш, биредә музыка белгече, логопед, психолог та эшләячәк. 
Әҗмәкәй авыл җир-легенә Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәле авыллары керә. Бу авыллар барысы да Чаллыга терәлеп торалар, шул сәбәпле, үз йортларын төзеп яшәүче яшь гаиләләр күп. Бакча мөдире Альфира Сәлахова белдерүенчә, Әҗмәкәйдә балалар бакчасы төзелүгә ата-аналар сөенеп бетә алмый. «Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында авылның мәктәбе, клубы, балалар бакчасы гөрләп эшләп торган. Соңрак, без үскән чорда, социаль учреждениеләр эшләми башлаган иде инде, – дип сөйли Альфира Фәйзрахмановна. – Ә бүгенге көндә тормышларын авыл белән бәйләгән яшьләр өчен иң кирәклесе – балалар бакчасы. «Миләшкәй», образлы итеп әйткәндә, ул безнең беренче карлыгач. Авылыбызның бизәге булып балкып тора. Тормышыбызга да яңа сулыш өрде, җанландырып җибәрде. Авылдашлар район башлыгы Фаил Камаевка бик рәхмәтле. Бакча булгач, аның артыннан мәктәбе дә төзелер, клубы да салыныр дигән ышанычыбыз бар». 

 / Рәфкать Билданов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миләшкәйме ул, Рябинушкамы?