13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа Сарайлыда өлкәннәр көненә багышланган кичә искиткеч җылы мохитта узды
Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа Сарайлы авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан бик матур, җылы мөнәсәбәтле бәйрәм кичәсе үтте. Кичә авылыбызның хөрмәткә лаек өлкәннәребезне, Яңа бистәдән килгән Гөлчәчәк Хазовнаның матур , җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Гөлчәчәк Хазовна үзе дә зур ихтирамга һәм мактауга лаек кеше.Тукай районының атказанган юристы дигән исемгә...
-
Зифа Кадырова Биклән мәдәният йортында район китапханәчеләре һәм укучылары белән очрашты (фото)
Кешеләр күңеленә язгы ташкын булып килеп кергән Зифа Кадырова китап укудан читләшкән, интернетка "ябышкан" халык кулына кабат китап тоттырды. Бу бар кешегә дә бер могҗиза булды. Китабын укыганнар яңа әсәре кайчан чыга дип борчылсалар, китабын укып карамаганнар: - Нәрсә яза соң бу язучы шул кадәр халыкны китапка ябыштырырлык итеп дип...
-
Районда хайваннарны таптату очраклары ешайды
Көзгә керүгә, тәүлекнең көндезге вакыт дәвамлыгы кимү сәбәпле, районда хайваннар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре ешайды. Өй хайваннары катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре көтүче ягыннан күзәтү булмау сәбәпле килеп чыга. Хайваннарның хәрәкәт итүче автомобиль тизлеген билгели алмаулары турында истә тотарга кирәк, шуңа күрә машина йөртүче, юлда хайванны күрү белән, машина тизлеген киметергә тиеш....
-
Кабан дуңгызы ветеринарларны «утлы табага» бастырды
Шушы көннәрдә Норлат районының Сосновка авылында дуңгызларның африка чумасы учагы кабыну очрагы теркәлде.
-
Шартлы хөкем таләпләрен үтәмәүчеләр ирекләреннән мәхрүм ителде
Октябрь башына җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалында 112 кеше исәптә тора. Аларның 75е шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр. Хөкем таләпләрен үтәмәгән 13 кеше иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелде, 31 кешенең сынау срогы 1дән 3 айга кадәр озынайтылды. Үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән 9 кеше исә җәзадан азат ителде. «Җинаять җаваплылыгы нигезләрен...
-
Эш урыннары турында мәшгульлек үзәгенә мәгълүмат бирмәгән җитәкчеләр җаваплылыкка тартыла
Мәшгульлек үзәгенең район буенча филиалында бүген эш бирүчеләрдән 109 вакансия тора. Шул ук вакытта 186 хезмәткәргә ихтыяҗ бар. Вакансияләр саны эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәкъдим ителгән эшләрнең күпчелеге ир-атлар өчен. Нигездә, алар эшче һөнәрләр, грузчиклар, машина йөртүчеләр, слесарьлар. Шуңа күрә мәшгульлек...
-
Монополиягә каршы көрәш буенча сораулар бирергә була
2016 елның 19 октябрендә Федераль монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итә. Чара район хакимияте бинасының 204нче кабинетында 9.00 - 10.00 сәгатьләрдә үтә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82. Фото чыганагы: info.tatcenter.ru
-
Киләчәк кем кулында?..
Газетадан хәбәрләр баганасын укыйм: Мамадышта яшүсмерләр скверны җимереп, пычратып киткәннәр, ә Чаллыда исә мәчет каршындагы яңа ачылган фонтан өстенә бер егет машинасы белән кергән... Ярый әле бу егетне видеокүзәтү камералары төшереп торган һәм аны тотканнар. Инде машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иткәннәр.