Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабан дуңгызы ветеринарларны «утлы табага» бастырды

Шушы көннәрдә Норлат районының Сосновка авылында дуңгызларның африка чумасы учагы кабыну очрагы теркәлде.

Шулай ук Бакчасарай авылы кырында атылган кабан үләксәсе табылды. Әлеге кабанда африка чумасы булуга шик белән бәйле анализ алынды. Бу материал республика һәм регионара ветеринария лабораториясенә җибәрелде. Лабораториядән тискәре җавап килде. Шулай да кабан үләксәсе яндыру юлы белән юк ителгән һәм инструкция нигезендә барлык ветеринария чаралары да үткәрелгән.

Димәк, африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Әлеге гадәттән тыш хәл белән бәйле, дүшәмбе көнне район ветеринария берләшмәсе бинасында уку күнекмәләре үтте.

Исегезгә төшерәбез: дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы чир. Бүген ул дөньяның бик күп илләрендә, шулай ук Россия Федерациясенең берничә төбәгендә таралуын дәвам итә. Әлеге авыру сәламәт дуңгызларга вирус йөртүчеләр белән бергә тәрбияләнгән очракта йога. Бу авырудан саклаучы вакциналар һәм медикаментлар юк. Вирус кергән хуҗалыкта бөтен дуңгызлар үлә. Шуңа да ул хуҗалыкларга шактый икътисади зыян сала. Чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән, ягъни яндырып, юк ителә. Әлеге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Тик әлеге чир республика икътисады өчен куркыныч һәм халыкара абруйга тискәре йогынты ясый.

Үткән чарада чыгыш ясаучылар арасында район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, район буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча консультант Айдар Насыйров бар иде. Уку күнекмәләрендә дуңгызларда африка чумасына шик булу очрагында һәм дуңгызларда африка чумасы авыруы табылу турында уңай жавап килсә, нинди чаралар эшләнергә кирәклеге аңлатылды. Барлык участок ветеринарлары үз бурычларын төгәл белергә һәм, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, һәрвакыт әзер булырга тиеш. Шулай ук анализ өчен кирәк-яраклар, бер тапкыр киелә торган махсус кием, балта һәм көрәк булуы мөһим икәнлеге әйтелде. Барлык авыл җирлекләре башлыкларына шәхси хуҗалыклардагы терлекнең баш саны турында мәгълүмат бирү йөкләнде.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең уяу һәм сизгер булуыгыз, профилактика чараларын үтәүдә аңлы рәвештә җитди эш башкаруыгыз бу чирне булдырмый калуда әһәмиятле роль уйный. Шул вакытта гына районыбыз шәхси хуҗалыкларындагы дуңгызларга куркыныч янамаячак. Йорт чучкалары үлгәндә, урманнарда кыргый кабаннар үләксәсенә тап булганда, район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев