Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Зифа Кадырова Биклән мәдәният йортында район китапханәчеләре һәм укучылары белән очрашты (фото)

Кешеләр күңеленә язгы ташкын булып килеп кергән Зифа Кадырова китап укудан читләшкән, интернетка "ябышкан" халык кулына кабат китап тоттырды. Бу бар кешегә дә бер могҗиза булды. Китабын укыганнар яңа әсәре кайчан чыга дип борчылсалар, китабын укып карамаганнар: - Нәрсә яза соң бу язучы шул кадәр халыкны китапка ябыштырырлык итеп дип...

Кешеләр күңеленә язгы ташкын булып килеп кергән Зифа Кадырова китап укудан читләшкән, интернетка "ябышкан" халык кулына кабат китап тоттырды. Бу бар кешегә дә бер могҗиза булды. Китабын укыганнар яңа әсәре кайчан чыга дип борчылсалар, китабын укып карамаганнар: - Нәрсә яза соң бу язучы шул кадәр халыкны китапка ябыштырырлык итеп дип китапларын юри генә кулга алдылар. Әмма шул ук хәл: китап укучы бу китаптан таңга кадәр аерылмый, аның геройлары белән бергә яши, аларның язмышы өчен борчыла, елый, үзе дә сизмәстән шушы вакыйга шаһитенә әверелә. Әйе, халык язучылары менә шундый буладыр ул. Чөнки Зифа Кадырова да халыктан чыккан, төзелештә гади эшче булып эшләгән. Ул кулына искәрмәстән каләм алуны халык белән күп аралашуыннан, аларның борчу-хәсрәтләренә битараф булмаганлыгыннан күрә. Ул чакта гаилә тормышымда да авыр вакыйгалар булды, күптән тулган күңелемне бушатырга шул да зур этәргеч булгандыр,-дип әйткән иде ул алдагы әңгәмәләренең берсендә.

Очрашуга барлык район китапханәчеләре белән бергә китапханәләр челтәре җитәкчесе Гүзәл Шакирова да килгән иде. Зифаның әсәрләрен су урынына йотып, һәрбер китап героен туганыдай якын күргәннәр җыелганлыктан әңгәмә үтә дә җанлы барды. Әсәрләрдәге теге яки бу геройның прототибы кем, бомжлар тормышын каян шул кадәр белеп яздың, күңелеңә кайсы әсәрдәге герой якын, барысын да беләсе, ишетәсе килде укучыларның. Зифа ханым һәрбер укучының соравына теләп, тулы җавап бирде. Аның һәрбер җөмләсе астына кул куярга әзер булып утырган укучыларны күзәтәм. Әйе, кеше күңелен укый алсаң, аларның нәрсә әйтергә теләгәнен белсәң генә язучы буласың. Ишеткән, сөйләнгән һәрбер кеше язмышын күңеленә салып барганлыгын, бал кортларының очышына кадәр күзәткәнлеген, тормышны, кешеләрне яратуы хакында кат-кат кабатлады Зифа ханым. Аның китаплары гади генә түгел, ул әсәрләре белән дөньяны "агартасы", ялгышларга юлны "ябасы" килүен яшерми. Бу ялгышны кабатламасыннар, гыйбрәт алсыннар дип бәргәләнә язучы. Әйе, аның бу максаты тормышка ашмый дип әйтеп булмый. Кешеләр аның китабын укып елыйлар, борчылалар икән, димәк ул аның күңелен уяткан, андагы кешелеклелек сыйфатларын яңарткан булып чыга түгелме соң?... Аның Чаллы драма театры артистлары тарафыннан куелган "Язмыш сынавы" спектакле генә күпме тамашачыларның күңелләрен "юды". Күптән түгел Чаллы драма театры артистлары Зифа ханым туып-үскән Башкортстан республикасы Учалы районы, Ахун авылына барып та якташларының әсәрен сәхнәгә куйдылар. Авылдашлары күтәреп кенә алмаган Зифаны! Әйе, Зифа татар әдәбиятын, татарны "уятты".

Тагын нинди әсәрләр язарга уйлыйсыз дигән сорауга ул: - Әсәрләремне башка чит телләргә тәрҗемә иттерү хыялы белән яшим, әлбәттә инде яңа әсәрләр иҗат итү турында да уйлыйм. Әмма бер нәрсәне беләм, мин беркайчан да гаилә темасыннан читкә китмәячәкмен. Ил, Ватан, туган җир, сәясәт, яшәеш барысы да гаилә белән бәйле. Әсәрләрем белән тәрбияли, укучыларны җәлеп итеп көнкадак проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә генә тормышыбызны матурлап булыр,-ди ул.

Кичәне Иштирәк авылының китапханә мөдире Алия Закирова бик матур, эчтәлекле сорауларга бай итеп алып барды. Бикләнлеләр матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Кичә тәмамлануга укучылар Зифа ханымны сырып алды. Кемдер бу гади дә, гади дә түгел ханым белән фотосүрәткә төшергә теләде, үз язмышларын киләчәк китабына кертенү теләп күңелен ачучылар да юк түгел иде. Шундый матур, эчтәлекле әсәрләр иҗат иткән ханымга чәчәкләрне дә, күчтәнәчләрен дә кыстырып килгән халык. Әңгәмә китапханәдә узбәк пылауларына кадәр әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Әмма кичә тикмәгә генә очрашу дип аталмады шул, хушлашу минутлары аерды китап сөючеләрне. Әйе, рухи азык та кирәк шул кешегә. Ипекәйне - алтын куллы игенчеләр үстерсә, рухи азыкны - тылсымлы куллы язучылар "чәчә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев