Яңа Сарайлыда өлкәннәр көненә багышланган кичә искиткеч җылы мохитта узды
Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа Сарайлы авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан бик матур, җылы мөнәсәбәтле бәйрәм кичәсе үтте. Кичә авылыбызның хөрмәткә лаек өлкәннәребезне, Яңа бистәдән килгән Гөлчәчәк Хазовнаның матур , җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Гөлчәчәк Хазовна үзе дә зур ихтирамга һәм мактауга лаек кеше.Тукай районының атказанган юристы дигән исемгә...
Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа Сарайлы авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан бик матур, җылы мөнәсәбәтле бәйрәм кичәсе үтте. Кичә авылыбызның хөрмәткә лаек өлкәннәребезне, Яңа бистәдән килгән Гөлчәчәк Хазовнаның матур , җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Гөлчәчәк Хазовна үзе дә зур ихтирамга һәм мактауга лаек кеше.Тукай районының атказанган юристы дигән исемгә лаек ул. Озак еллар Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы булып та эшләде.Үзе дә мактауга лаек Гөлчәчәк апаның җылы котлау сүзләре белән башланып киткән бәйрәм кичәсе, бик матур узды. Матур итеп җырлар башкарды. Шаян "Җизнәкәй" җырын башкарып, өлкәннәребезне дәртләндереп җибәрде.
Аннан Яңа Сарайлы авылы өлкәннәрен котлау өчен сүзне Әҗмәкәй авылыннан килгән Зөлфия Солтанова алды. Өлкәннәр хөрмәтенә җырлар башкарды, шигырләр укыды.
Сарайлы авылы гармунчысы Гайсә Садриев үзе гармунда уйнап, матур җырлары белән авылдашларын бәйрәм белән котлады.
Әтисе сугышта һәлак булган Галия апа Ханнан кызы Зиятдинова, бик моңлы итеп мөнәҗәт сөйлэде.Өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм бик нык әзерлек, зәвык белән оештырылды. Клуб мөдире Гөлия Салимованың уң куллары һәрберсе төрле-төрле тәмле пироглар пешереп алып килгәннәр иде.Тәм- томлы чәй өстәле арасында өлкәннәребез, шифалы мәтрүшкәле чәй белән сыйланып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Хәтта арадан Наилә апа Галиева йөгереп чыгып, гармунга кушылып, шаян кыска җырлар җырлап, биеп тә җибәрде. Көчле алкышлар, күмәк җырлар, биюләр китте аннан соң. Кечкенә авыл булгангадыр, авылдашлар бер берсен бик яратып, чын-чынлап хөрмәт итеп яшиләр һәм рәхәтләнеп ял да итә беләләр. "Афәрин, авылдашлар!" диясе килә кычкырып. Менә шундый җылы бөркелеп торган бәйрәм кичәсе үтте безнең Яңа Сарайлы авылында. Авылдашларның тиз генә таралышасы да килмәде.
Клуб мөдире Голия Салимова бәйрәмне әзерләүдә ярдәм иткән барлык авылдашларына, матур җырларын бүләк иткән килгән кунакларга, зур рәхмәтен белдерә, дип яза Яңа Сарайлы авылы халкы исеменнән Хәния Батталова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев