Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк кем кулында?..

Газетадан хәбәрләр баганасын укыйм: Мамадышта яшүсмерләр скверны җимереп, пычратып киткәннәр, ә Чаллыда исә мәчет каршындагы яңа ачылган фонтан өстенә бер егет машинасы белән кергән... Ярый әле бу егетне видеокүзәтү камералары төшереп торган һәм аны тотканнар. Инде машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иткәннәр.

Әллә нәрсә булды бу яшьләргә. Тәрбия җитмиме, дәүләтебезнең бу өлкәдәге сәясәте аксыймы?.. Барыбыз да битарафлык сазлыгына кереп баттык бугай ла. Урамда шешә ватып торучы балаларга да кисәтү ясарга курка башладык ич. Җәмәгатьчелекнең никадәр зур тәрбияви көчкә ия икәнен дә оныттык. Полиция хезмәткәрләре автобус тукталышларында өлкән кешеләр утырып торырга тиешле утыргычларда йоклап, аракы эчеп утыручы бомжларны да алып китми башладылар. Әллә күрмиләр, әллә җирәнәләр? Шау-гөр килеп кире кайтарган ирекле халык дружиналары (ДНД) да күренми. Тәрбия эше бармый, дип мәктәпне сүгүчеләр генә арта бара. Бөтен бәланең инде күп еллар буена тәртипкә салынган мәгариф системасын юкка чыгаруда икәнлеген аңлап бетермиләр шул. Нәни чактан ук халык әкиятләрен тыңлап, аларны укып үссәләр, балаларыбыз киләчәгебезнең нуры булырлар иде. Газета-журналлар, китаплардан гыйбрәтле мәкаләләрне балалар түгел, аларның әти-әниләре дә укымый ич. Ата-аналар тәрбия эшен бертуктамый алып барырга тиешләр. Үз өйләреннән куып чыгарылган, картлар йортларына озатылган әти-әниләр турындагы мисаллар акыл бирмәс идеме әллә?..

Күптән түгел Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына хәйрия концерты куярга баргач, бер авыл агаеның язмышы белән танышкан идем. Бу мескен әтинең ике улы авылдагы зур өйне сатканнар һәм икесенә акчасын бүлгәннәр дә үзен картлар йортына китереп ташлаганнар. Кемне гаепләргә?.. Һәр кеше, һәр ата-ана үзеннән эзләсен иде иң зур гаепне. Рухи тәрбияне онытмаска иде. Хезмәт тәрбиясен. Әхлагыбызны тәртипкә салучы динебезне дә...

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев