Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда хайваннарны таптату очраклары ешайды

Көзгә керүгә, тәүлекнең көндезге вакыт дәвамлыгы кимү сәбәпле, районда хайваннар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре ешайды. Өй хайваннары катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре көтүче ягыннан күзәтү булмау сәбәпле килеп чыга. Хайваннарның хәрәкәт итүче автомобиль тизлеген билгели алмаулары турында истә тотарга кирәк, шуңа күрә машина йөртүче, юлда хайванны күрү белән, машина тизлеген киметергә тиеш....

Көзгә керүгә, тәүлекнең көндезге вакыт дәвамлыгы кимү сәбәпле, районда хайваннар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре ешайды.

Өй хайваннары катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре көтүче ягыннан күзәтү булмау сәбәпле килеп чыга. Хайваннарның хәрәкәт итүче автомобиль тизлеген билгели алмаулары турында истә тотарга кирәк, шуңа күрә машина йөртүче, юлда хайванны күрү белән, машина тизлеген киметергә тиеш. Шулай да, бәрелешү булган икән, җәрәхәтләнгән яки үлгән хайванны үзеңә алу тыела.

«Кыргый хайваннар» юл билгесе көчендә булучы зонага килеп керү белән, машина йөртүчедән машина тизлеген киметү сорала. Юл кырыенда яки юл уртасында хайванны күрү белән, туктарга һәм авария сигнализация утларын кушарга кирәк. Хайванны урап узарга тырышырга кирәкми, чөнки кыргый хайванның үз-үзен тотышын алдан белеп булмый. Хайванны бәрдергән очракта аның янына якын килү катгый тыела. Чөнки шок хәлендәге хайван аның янына якынлашучыны имгәтергә, хәтта үтерергә мөмкин. Шуңа күрә, беренче итеп, фаҗигадән соң ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә кирәк. Ул очракта иминият компенсациясе түләнергә мөмкин, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев