13 июль 2026 яңалыклары
-
Мәктәп укучылары өчен авиабилетларга 50 процент ташлама ясарга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко фикеренчә, каникул вакытында мәктәп яшендәге балалар авиабилетларны 50 процент ташлама белән сатып алырга тиеш. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына белдерде.
-
Тукай районы чибәрләре республика бәйгесендә катнаша
Республика күләмендә узган «Питрау чибәре» чибәрлек һәм талант конкурсының онлайн-тавыш бирү этабында Тукай районы кызлары София Самойлова белән Полина Григорьева катнаша.
-
Карабаш «диңгезе» Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа туристик үзәккә әйләнергә мөмкин
Бөгелмәдәге Карабаш «диңгезе» яңа мөмкинлекләр алдында тора. Биредә заманча ял итү урыны булдырып, туристлар өчен кызыклы үзәк төзү планлаштырыла.
-
Татарстанда лотереяда миллион сум откан кешене эзлиләр
Татарстанда миллион сумлык отыш иясен эзлиләр — бәхетле билет хуҗасы әлегә билгесез.
-
Миронов минималь пенсияне МХХ буенча исәпләргә тәкъдим итте
«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов минималь пенсияне исәпләү тәртибен үзгәртергә тәкъдиме белән чыкты. Депутат фикеренчә, пенсияне пенсионерның яшәү минимумы буенча түгел, ә минималь хезмәт хакы (МХХ) нигезендә исәпләргә кирәк.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар, боз һәм көчле җил көтелә
Бүген, 13 июльдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава өстенлек итәчәк. Яшенле яңгырлар көтелә, ә кайбер районнарда көчле яңгырлар явуы ихтимал.