Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Миронов минималь пенсияне МХХ буенча исәпләргә тәкъдим итте

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов минималь пенсияне исәпләү тәртибен үзгәртергә тәкъдиме белән чыкты. Депутат фикеренчә, пенсияне пенсионерның яшәү минимумы буенча түгел, ә минималь хезмәт хакы (МХХ) нигезендә исәпләргә кирәк.

РИА Новости хәбәр итүенчә, бу тәкъдим буенча закон проектын Дәүләт Думасына кертергә җыеналар.

Хәзер эшләмәүче пенсионерның кереме төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булса, дәүләт җитмәгән сумманы өстәп түли. 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсионерлар өчен федераль яшәү минимумы айга 16 288 сум тәшкил итә. Әгәр төбәктә ул күбрәк булса, өстәмә түләү шул күрсәткеч буенча исәпләнә.

Яңа тәкъдим буенча исә нигез итеп бөтен ил өчен бердәм минималь хезмәт хакы алынырга тиеш. Хәзер ул 27 мең сум тәшкил итә.

Миронов әйтүенчә, мәсәлән, пенсионер 15 мең сум пенсия ала, ә яшәү минимумы 18 мең сум булса, хәзер аңа Социаль фонд 3 мең сум өстәп түли. Әгәр закон кабул ителсә, өстәмә түләүләр МХХ күләменнән чыгып исәпләнәчәк.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев