Татарстанда яшенле яңгырлар, боз һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Татарстанда яшенле яңгырлар, боз һәм көчле җил көтелә

Бүген, 13 июльдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава өстенлек итәчәк. Яшенле яңгырлар көтелә, ә кайбер районнарда көчле яңгырлар явуы ихтимал.

Иртән аерым районнарны томан төшәчәк. Шулай ук урыны белән яшен яшьнәргә һәм боз яварга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исәчәк, тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең кыска вакытка 17–22 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Төнлә һава температурасы +13...+18 градус, көндез исә +22...+27 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев