Тукай районы чибәрләре республика бәйгесендә катнаша
җәмгыять

Тукай районы чибәрләре республика бәйгесендә катнаша

Республика күләмендә узган «Питрау чибәре» чибәрлек һәм талант конкурсының онлайн-тавыш бирү этабында Тукай районы кызлары София Самойлова белән Полина Григорьева катнаша.

Бүгенге көндә Меләкәс авылыннан София Самойлова дүртенче урында ышанычлы бара. София — район тормышында актив катнашучы, «Питрау» фольклор ансамбле, «Яшьлек» бию коллективы һәм «Супер Крәшен» КВН командасы йолдызы. 

Бәйгедә тагын бер гүзәл кызыбыз — Аулаш авылыннан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Полина Григорьева да катнаша.

Тавыш бирү өчен әлеге сылтамага басып, Тукай районы кызлары өчен теләктәшлек белдереп була.

Фото: «Туганайлар»

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев