Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Карабаш «диңгезе» Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа туристик үзәккә әйләнергә мөмкин

Бөгелмәдәге Карабаш «диңгезе» яңа мөмкинлекләр алдында тора. Биредә заманча ял итү урыны булдырып, туристлар өчен кызыклы үзәк төзү планлаштырыла.

Бөгелмә районындагы Карабаш «диңгезен» Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң матур туристик урыннарның берсенә әйләндерергә уйлыйлар. Биредә елның теләсә кайсы фасылында ял итү мөмкинлеге бирәчәк заманча инфраструктура булдыру, яңа объектлар төзү, инвесторлар җәлеп итү һәм төрле спорт чаралары үткәрү өчен шартлар тудыру күздә тотыла. Бу хакта Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә мэры Дамир Фәттахов «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә сөйләгән.

Дамир Фәттахов сүзләренчә, Карабаш сусаклагычы — районның иң зур өстенлекләренең берсе. Элек ул нефть тармагы ихтыяҗлары өчен төзелгән булса, бүген исә бу урын Бөгелмә халкы һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен яраткан ял итү урынына әверелгән. Табигатьнең матурлыгы белән җәлеп иткән сусаклагыч якынча 9 километрга сузылган, ә иң киң урынында аның киңлеге 2 километрга җитә.

Хәзерге вакытта территорияне үстерү буенча зур эш алып барыла, Карабаш «диңгезенең» киләчәк үсеш планы әзерләнә. Әлеге мастер-планда 38 инвестиция мәйданчыгы һәм территорияне ел әйләнәсе нәтиҗәле файдалану юллары каралган.

Киләчәктә биредә уңайлы яр буйлары, заманча ял базалары, термаль комплекс, кышкы спорт объектлары һәм башка туристик урыннар барлыкка килергә мөмкин. Проектның аерым юнәлешләре белән инде кайбер инвесторлар кызыксына башлаган.

Хакимият Карабаш сусаклагычын Бөгелмә өчен генә түгел, ә Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышы өчен мөһим ял итү үзәгенә әйләндерергә тели. Бу төбәктә якынча 500 мең кеше яши, ә күрше Октябрьский шәһәрен дә исәпкә алганда, потенциаль кунаклар саны тагын 150 меңгә арта. 

Фото: пресс-служба АИР РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев