Мәктәп укучылары өчен авиабилетларга 50 процент ташлама ясарга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко фикеренчә, каникул вакытында мәктәп яшендәге балалар авиабилетларны 50 процент ташлама белән сатып алырга тиеш. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына белдерде.
Депутат сүзләренчә, әлеге инициатива гаиләләргә финанс ягыннан ярдәм итәргә һәм балаларга каникул вакытында күбрәк сәяхәт итү мөмкинлеге бирергә тиеш.
Хәзер Россиянең эчке авиарейсларында 50 процентлы ташлама 12 яшькә кадәрге балалар өчен генә каралган. Бу кагыйдә 2025 елның гыйнварыннан гамәлдә: ата-анасы белән сәяхәт иткән 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар билетны ярты бәягә сатып ала ала. Рәсми мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә әлеге мөмкинлектән 4 миллионга якын бала файдаланган.
2026 елның 1 мартыннан ташлама кагыйдәләре киңәйтелде. Хәзер ул бала теләсә кайсы өлкән кеше белән бер броньда рәсмиләштерелгән очракта да кулланыла.
Игорь Антропенко исә бу ярдәм чарасын тагын да киңәйтергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, каникул чорында 50 процентлы ташлама яшькә карамастан барлык мәктәп укучылары өчен дә гамәлдә булырга тиеш.
Фото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев