13 февраль 2013 яңалыклары
-
Гашыйклар көне. Нинди бәйрәм соң ул?
«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Тиздән 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйтер дип ышанып каласы килә.
-
Татар әдәбиятына өлгергән прозаик килде
Шушы көннәрдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире, Чаллының мактаулы гражданины Рахман Галим улы Шәфигуллинның повестьлар, хикәяләр, очерклар тупланган "Йозак" китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
-
Марат Әхмәтов: “Бу язгы кыр эшләре соңгы ун ел эчендә иң катлаулысы”
Шимбә, 9 февраль көнне Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Алда торган язгы кыр эшләре финанслау ягыннан соңгы ун ел эчендә иң катлаулысы", - дип белдерде.
-
Техника кырга чыгарга әзер
Кыр эшләре башланыр алдыннан - иң элек язын чәчүгә керешкәнче, аннары җәен уракка төшкәнче - "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгының иркен машина-трактор паркында техника парады уза.
-
Бөтен район чаңгыга басты
Ял көннәрендә Россия күләмендә узган чаңгы ярышларында миллионлаган кеше чаңгыга басты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда район күләмендә чаңгы ярышларында барлыгы 2926 кеше катнашкан. Яңа поселогында үткән район чарасында 235 спортчы чаңгыга басты. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев житәкчелегендә бүлек мөдирләре, идарә башлыклары да биредәге чаңгы...