Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гашыйклар көне. Нинди бәйрәм соң ул?

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Тиздән 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйтер дип ышанып каласы килә.

Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр. Изге Валентин (татарчалаштырып Вәли) кем соң ул? Бәйрәм кайдан килеп чыккан?

Ерак Урта гасырларда Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу - хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб булып эшләгән була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Без капчыкта ятмаган шикелле, Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» - кәгазъ бите калдыра. Ахырда исә «Синең Валентин» дип тә өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286нчы елда башкарыла.

Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә. Изге Валентин көнен төрле илләрдә төрлечә каршы алалар. Менә шуларның иң кызыклылары.

Бөек Британиядә валентинкалар бирү гадәте XIX гасырга барып тоташа. Бу көнне Британия кызлары тәрәзәгә карап, үзләренең сөйгәннәрен көткәннәр, аның нинди булуын чамаларга тырышканнар. Даниядә бу көнне сөйгәнеңә кипкән ак чәчәкләр, ә Франциядә кыйммәтле ташлар бирергә киңәш ителә. Америка Кушма Штатларында Изге Валентин көнен беренче тапкыр 1777 нче елда бәйрәм иткәннәр һәм нәкъ шушы көннән бер-береңә валентинкалар бирү гадәткә кереп киткән. Япониядә бәйрәм XX гасырның 30нчы елларыннан гына үткәрелә. Иң еш бирелә торган бүләк - шоколад.

Күрүегезчә, төрле илләрдә бәйрәм төрлечә үткәрелә һәм төрле бүләкләр бирелә. «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк» дип борынгылар дөрес әйткән, минемчә. Бүләкне чын йөрәктән, яратып бирсәң, бер кеше дә битараф кала алмас! Шуңа да кадерле кешеләрегезне ихластан яратыгыз һәм йөрәгегез кушкан бүләкләр генә алыгыз. Сөйгәнегезгә ошамый калмас: йөрәктәгесе генә йөрәккә барып җитә бит.

Үзенчәлекле бүләк бирим дисәң...

Үлеп яратасыңмы? Мәхәббәтеңне ничек аңлатырга белмисеңме? Яисә моны ничек эшләргә кирәк икәне турында башыңны ватасыңмы? Алайса, шушы язма нәкъ синең өчен, дустым! Без сиңа искитәрлек мәхәббәт аңлату ысуллары турында сөйләп китәрбез.

Кызык та, күңелле дә булсын дисәң - күп итеп төрле төстәге шарлар алу да җитә. Ә инде 101 гөлчәчәк бүләк итү - бернинди дә кызны битараф калдыра алмас. Шулай ук ярату сүзләрен асфальтка яза торган очраклар да бар. Иртәнге кояш астында сөйгән ярының йокыдан уянып, тәрәзәдән каравын көтеп торган егеткә - мең-мең хөрмәт булыр иде, минемчә. Шулай ук оригинальләр рәтенә шәһәр банерларында яратам дигән язуны кертергә була. Автобуста, я булмаса машинада барганда, зур реклама банерын күрәсең, имеш... Анда синең фото һәм сөйгәнеңнең өч сихри сүзе - Мин сине яратам! Ммм, бу турыда хыялланырга гына кала!

Мәхәббәтне ничек телисең - шулай аңлатырга була. Аны сүз белән гади итеп әйтсәң дә, төрле оригиналь ысуллар уйлап әйтсәң дә, асылы барыбер бер генә: Мин сине яратам! Күбрәк яратыгыз һәм яратылып яшәгез, дусларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Вђли кљне гашыйклар кљне день влюбленных день Святого Валентина