Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Техника кырга чыгарга әзер

Кыр эшләре башланыр алдыннан - иң элек язын чәчүгә керешкәнче, аннары җәен уракка төшкәнче - "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгының иркен машина-трактор паркында техника парады уза.

Бу вакыйгага механизаторлар бәйрәмне каршылагандай әзерләнәләр. Һәркайсы техникасын кат-кат карап, кыршылган-сыдырылган урыннарын буяп, иске деталь-узелларын яңартып, район комиссиясе алдына тел-теш тидермәслек итеп сафка бастырып куя. "Без әлеге күркәм гадәтне быел да дәвам итәбез. Механизаторларыбыз яшелчә җыюны кара көзгә калдырмадылар. Техника эштән бушауга, иң элек тагылма инвентарьны, җылы һәм аяз көннәрнең кадерен белеп, төзекләндерүгә керештек. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 1 мартка бөтен тагылма техниканы төзекләндереп куярга, дигән күрсәтмәсен куллануга алып, һәр механизаторга, һәр звенога графиклар җиткердек. Үтәлешен тикшереп, мәгълүматын махсус бюллетеньнәрдә яктыртабыз. Шуның нәтиҗәсендә февраль башына бөтен тагылма техника әзерлек сызыгына куелды", - дип, механизаторлар эшенә йомгак ясады баш инженер Илдус Газизов. Шунысы әйбәт: һәр төр техника остаханәнең аерым бүлемнәрендә төзәтелә. Запас частьлар һәм эш кораллары кул астында. Ремонтчылар культиваторларны һәм чәчкечләрне бер урында, тырмаларны икенче урында төзекләндергәннәр. Эшне шулай оештырганда, һәр механизаторның эшчәнлеге, хезмәт җитештерүчәнлеге күз алдында. Абыйлы-энеле Сергей һәм Николай Бобылевлар үзләренә беркетелгән культиватор һәм чәчү агрегатларын тулы әзерлеккә китергәч, тракторларын да яхшылап ремонтлаганнар. Тәҗрибәле Бобылевлар үрнәгендә башка механизаторлар да әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәр. Баш инженер тракторчылар Назил Хөснетдинов, Расим Нуретдинов, Альберт Шәрәфиевләрнең үңганлыкларын мактап искә алды. Алар тырышлыгы белән чәчкечләр, культиваторлар яңа елга чаклы ук төзәтелеп, кар-бураннан ышык әвеслек эченә урнаштырылган.

Җәен люцерна басуында "Макдон" чапкычы белән йөзләгән гектар үләнне теземгә салган Илфир Хөрмәтуллинны ремонтчылар арасында очратуыбыз гаҗәп түгел. Ремонт эше кызып киткәч, хуҗалык дирекциясе аны, алтын куллы механизаторны, тимерчелеккә күчерә, хезмәттәше, МТЗ-80 тракторчысы Риназ Яруллин белән бергәләп алар меңләгән тырма тешләрен очлап, тырмаларга урнаштырып куйганнар. Эретеп ябыштыручы Флорис Хәбировның сыйфатлы эшләвен, һәр культиваторны энә күзлегеннән үткәрүен әйтте баш белгеч. Техниканы кабул итү комиссиясе ремонтчылар эшен, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген уңай бәяләгән. Без булган көнне техникага дәүләт күзәтчелеге инспекторы Фәнзил Арсланов хуҗалыкта иде. Ул да һәр техниканың әзерлеген, яхшы дип бәяләде.

- Безнең техника язгы чәчүгә тулысынча әзер. Тракторларны ремонтлауны да төгәлләдек. Хәзер ремонтчыларыбыз терлек азыгы техникасын төзекләндерәләр. Чапкычларны, печән җыйгычларны һәм төргәкләргә урау техникасын ремонтлауны төгәлләп киләбез, - диде канәгатьләнү белән Илдус Газизов. - Техника бүген үк кырга чыгарга әзер, - дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника авыл хуќалыгы язгы кыр эшлђренђ ђзерлек техниканыћ ђзерлеген тикшерњ