Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Татар әдәбиятына өлгергән прозаик килде

Шушы көннәрдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире, Чаллының мактаулы гражданины Рахман Галим улы Шәфигуллинның повестьлар, хикәяләр, очерклар тупланган "Йозак" китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Шәһәребезнең беренче телевидениесен оештырган шәхес бу көнне күпләр өчен әнә шулай бөтенләй икенче яктан ачылды. Авторны ихлас күңелдән котларга Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм күпләгән әдбият сөючеләр килгән иде. Китапка кереш сүзе язган танылган әдип, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да, халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим дә, балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр дә үзләренең чыгышларында авторның әдәбиятка өлгергән прозаик буларак җитлегеп-чарланып килүен әйттеләр, төрле жанрларда язылган әсәрләрнең язылышының камиллегенә, фикер сөрешенең тирәнлегенә ихлас соклану белдереп, Рахман Шәфигуллинга иҗат уңышлары теләделәр.

Реклама

Кыскалыкта осталык дигән сүз бар халыкта. Нигездә, журналистикага, бигрәк тә газетедагы рәсми мәгълүматларга, телевидениедәге яңалык сюжетларына хас бу алымны уңышлы кулланып, автор хикәяләү-тасвирлауга яңа бер төсмер биргән. Теленең йөгерек һәм камил булуы тагын да бер зур отыш: әсәрләр бер сулышта, йотлыгып укыла. Катлы-катлы урау фикерләр, азагына барып җиткәнче башы онытыла торган озын җөмләләр белән дә укучысын бимазаламый автор. Ул синең каршыңа утырып, ашыкмыйча гына тормышы-язмышы аша узган вакыйгаларны бәян итә. Геройлары исеменнән дөньяга, кешеләргә, алар кылган гамәлләргә үз фикерен, мөнәсәбәтен белдерә, ләкин беркемне дә фаш итәргә, гаепләргә җыенмый, хәтта теләктәшлек күрсәтә, кызгана, кыен хәлдән чыгу юлларын эзләшә. Шушы эчкерсез ихласлылык, образларның тормышчанлыгы, гадилеге укучыны үзенә җәлеп итә дә. Тәүге мәхәббәте Кәшифәсенә булган саф хисләрен гомере буе кадерләп йөрәк төпкелендә саклаган Хәбирнең дә, үз куллары белән ясаган йозак бөтен тормышын астын-өскә китергәннән соң да, иманына-кыйбласына тугъры калуы аркасында сөекле Әминәсен һәм ерак Әфганда хәбәрсез югалган улы Кәримне табып күкрәгенә кочу бәхетенә ирешкән Гайсәнең дә кичерешләре шуңа күрә һәркемгә якын, аңлаешлы. Язучының көче дә бит ышандыруда, инандыруда. Әдәбиятка, чыннан да, үз вәзгыяте, үз кыйбласы булган кыю фикерле язучы, өлгергән прозаик килде. Тормыш тәҗрибәсе дә, гомер сукмакларында очраган кызыклы шәхесләр, гыйбрәтле язмышлар турында кешеләргә әйтер сүзе, киңәш-теләге дә җитәрлек авторның. Әдәбият сөючеләр яңа геройлар белән очрашуны көтеп кала. урналистикага беренче адымнарын безнең "Якты юл" газетасында башлаган талантлы каләмдәшебез, коллегабыз Рахман Шәфигуллинны беренче китабы, беренче иҗат талпынышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап китапханђ прозаик татар ђдђбияты

2
X