12 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Китаплар сатыла
Безнең редакциядә Кәрим Караның «Җиләкле алан», Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Фидалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Марат Кәбировның «Киллер», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап», Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китаплары сатыла.
-
Сиксән елдан соң кайтты
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел гомер үтте. Ә аның кайтавазы әле һаман яши. Сугыш мәхшәре күрсәткән авырлыклар, туган илебезнең азатлыгын каһарманнарча яклап яу кырында гомерләрен биргән геройларыбыз, фашистларны җиңеп кайтып, җимерек илебезне өр яңадан торгызып, хезмәт батырлыклары күрсәтеп, үзләренә лаеклы алмаш үстереп бакыйлыкка күчкән авылдашлар, хәбәрсез югалганнар истәлеге буыннан-буынга күчеп яши.
-
Җыр керде күңелгә
Һәр кешенең күңеленә, хәтеренә кереп калган җыры була. Гадәттә бу тормышның үзенчәлекле вакытында – шатлыктан күңел туган чакта яки, киресенчә, хәсрәттән үзәк өзелгәндә ишеткән җыр. Минем сезгә шундый җырларның берсе, аның тарихы турында сөйлисем килә. Әлеге җырны без заманында Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Егорович Исаев үтенече буенча эзләгән идек.
-
Эшлибез дә, ял да итә беләбез
Биклән авылы мәдәният йортында без өмә үткәрдек. Моның нәрсәсе бар, өмә бөтен җирдә үтә, кемне шаккатырасыз диярсез. Ләкин бу өмәнең үзенчәлеге шунда – аны балалар оештырды. Һәм алар бу эшкә клуб хезмәткәрләрен дә тартты.
-
Алтмыш биш ел бергә
Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов 65 ел бергә гомер иткән Ольга Афанасьевна һәм Николай Федорович Федотовларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
-
Мул уңыш яхшы орлыктан башлана
Кырларда эшләр инде күптән тәмамланса да, район игенчеләренең бер минут тын торганнары юк. Чөнки икмәкле булу ул өлгергән уңышны җыеп алу белән генә тәмамланмый. Дөресрәге, нәкь менә бөртекләрне җыеп бетергәч алар өчен тагын бер мөһим чор – язгылыкка орлык әзерләү башлана. Сыйфатлы орлык материалларына ия булу игенченең ярты бәхете һәм уңышы дисәм, бер генә дә арттыру булмастыр. Ә бит ул чыннан да шулай. Быелгы яз һәм җәй айлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен яңгырлары белән куандыра алмады.
-
«Армия вакытның кадерен белергә, курыкмаска өйрәтте»
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, көзге чакырылышта Татарстаннан армия сафларына 18 яшьтән алып 27 яшькәчә 3 меңнән артык ир-егет китәргә тиеш. «Тукай районыннан исә бу көздә 40ка якын ир-егет хәрби форма киячәк. Шуларның бер өлеше 18, 25 октябрь һәм 10 ноябрь көннәрендә армия сафларына җибәрелде инде», – дип хәбәр иттеләр безгә район хәрби комиссариатында.