Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыр керде күңелгә

Һәр кешенең күңеленә, хәтеренә кереп калган җыры була. Гадәттә бу тормышның үзенчәлекле вакытында – шатлыктан күңел туган чакта яки, киресенчә, хәсрәттән үзәк өзелгәндә ишеткән җыр. Минем сезгә шундый җырларның берсе, аның тарихы турында сөйлисем килә. Әлеге җырны без заманында Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Егорович Исаев үтенече буенча эзләгән идек.

Сугыш вакытында дистәләгән, йөзләгән җырлар иҗат ителгән. Алар атака арасындагы тынлыкта, ял вакытында язылып, солдатларның гына түгел, ил халкының дошманнарга карата булган ачу-нәфрәтен, күз яшен, хәсрәтне, туган якны юксыну хисләрен үз эченә алган.

Шундый мизгелләрнең берсендә Ленинград фронты оркестры башкаруындагы «Медсестра Анюта» җыры да яшь солдат Василий Исаевның күңел кылларына кагыла. Инде сугыш тәмамланып, байтак еллар үткәч тә, Василий Егорович ул җырны баштан чыгармый, аны тагын бер тапкыр булса да ишетү теләге белән янып йөри. Ләкин бу хакта беркемгә дә әйтмичә, күңел бигендә озак тотып яши Василий Егорович.

Василий ага еш кына авыл китапханәсенә килеп, китаплар укырга ярата иде. Кулына «Бөек Ватан сугышы» энциклопедиясен алып: «Китапта бик күп төгәлсезлекләр, дөрес түгел әйберләр бар», – дип әйтә иде. Вакыт узу белән генә мин аның бу сүзләр белән нәрсә әйтергә теләвенә төшенә башладым. Ә ул үзе бервакытта да сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашмый, бу хакта сөйләргә яратмый иде.

Ничектер бервакыт, Җиңүнең 56 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан, Василий Егорович яныма килеп, күңеленә кереп калган сугыш чоры җырын табып бирүен үтенде. Җырның ул бер генә куплетын хәтердә калдырган:

«Медсестра дорогая Анюта

Подползла и сказала: «Живой!»

Подтянись, посмотри на Анюту,

Докажи, что ты парень-герой,

Не сдавайся ты смертушке лютой,

Посмеемся над нею вдвоем!»

Ул елларда бар мәгълүмат та кәгазьдә саклана иде. Чөнки 2000 елда Интернет та, кәрәзле телефоннар да юк иде әле. Алай гына да түгел, авыл белән шәһәр арасында хәзерге кебек автобуслар да йөреп тормады. Попуткаларга утырып барырга, вакытның шактыен юлда калдырырга туры килә иде. Ләкин бу авырлыклар бер нияткә кергән кешене куркыта ала димени?!

Сугыш ветеранының үтенечен башкарып чыгу һәм җырны 9 Май – Бөек Җиңү көнендә яңгырату өчен шактый гына тырышырга туры килде. Ярдәмгә Тукай үзәк китапханәсе дә (ул вакытта китапханәнең фонды бик бай иде), 1981-1993 елларда үзем эшләп алган КамАЗ китапханәсе дә кушылды. Һәм, ниһаять, Тукай үзәк китапханәсе методисты Сәбилә Закирҗанова, КамАЗ китапханәсенең сәнгатъ бүлеге хезмәткәрләренең уртак көче белән без «Медсестра Анюта» җырының сүзләрен, ноталарын табып алдык.

 2001 елның 8 маенда авыл советы рәисе Лилия Әсләмова шул җырның сүзләрен һәм ноталарын авылга алып кайтты. Клуб директоры белән баянчы ул җырны төне буе өйрәнеп, уйнап чыктылар.

 9 Май көнне мәктәпнең тантаналар залында Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Исаев хөрмәтенә «Медсестра Анюта» җыры яңгырады. Сугыш елларында яшь солдатның күңеленә кереп калган бу җыр залдагыларның һәммәсен дә дулкынландырды, тамашачыларның күзләреннән яшьләр тамды.

 Кызганычка каршы, шул елны, Җиңү бәйрәменнән соң ярты еллап узгач, безнең кадерле ветераныбыз Василий Исаев арабыздан китеп барды.

 Хәзерге көндә Комсомолец поселогында бер генә исән сугыш, тыл ветераны да калмады. Ләкин хәтер үлемсез бит ул. Фронт һәм тыл батырларының исеме мәңгелек.

Тамара Лобова,

Комсомолец поселогының китапханә мөдире.

/ Фото Тамара Лобовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев