Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мул уңыш яхшы орлыктан башлана

Кырларда эшләр инде күптән тәмамланса да, район игенчеләренең бер минут тын торганнары юк. Чөнки икмәкле булу ул өлгергән уңышны җыеп алу белән генә тәмамланмый. Дөресрәге, нәкь менә бөртекләрне җыеп бетергәч алар өчен тагын бер мөһим чор – язгылыкка орлык әзерләү башлана. Сыйфатлы орлык материалларына ия булу игенченең ярты бәхете һәм уңышы дисәм, бер генә дә арттыру булмастыр. Ә бит ул чыннан да шулай. Быелгы яз һәм җәй айлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен яңгырлары белән куандыра алмады. 

– 2020 елның көзеннән үк коры туфракта калып, тиешле дымын алмаган уҗымнарга авырга туры килгән иде. Аннары, чәчүдән соң тишелеп чыккан яшеллеккә дә яңгыр суы тансык булды. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр һәм хезмәткәрләрнең күмәк тырышлыгы белән быелгы корылык шартларында гектарыннан уртача 21 центнер уңыш җыеп алырга насыйп итте. Бу бер дә начар түгел, – диде Татарстан Республикасындагы «Россельхозцентр» федераль дәүләт үзәгенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов.  
Моннан кала, шул уңышны саклап калу өчен игеннәр ашлама белән тамырдан тукландырылды, үсентеләр үз вакытында авырулардан, чүп үләне, бөҗәкләрдән арындырылды. Нәтиҗәдә, кырлардан кайткан ашлык район хуҗалыкларын сыйфатлы орлык материалы, фураж белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудырды. 
– Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда орлык җитәрлек күләмдә. Район буенча тулаем алганда җәмгысы 11741 тонна чәчү материалы бар. Зур хуҗалыкларда, әйтик, «Кама» агрофирмасында 2751 тонна, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта – 2157, «Ирек» җитештерү кооперативында 1654 тонна, «Гигант» хуҗалыгында 1290 тонна орлык салынган, – диде Назыйм Миңневәлиевич. 

 / Фото редакция архивыннан. 
 

       
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев