«Армия вакытның кадерен белергә, курыкмаска өйрәтте»
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, көзге чакырылышта Татарстаннан армия сафларына 18 яшьтән алып 27 яшькәчә 3 меңнән артык ир-егет китәргә тиеш. «Тукай районыннан исә бу көздә 40ка якын ир-егет хәрби форма киячәк. Шуларның бер өлеше 18, 25 октябрь һәм 10 ноябрь көннәрендә армия сафларына җибәрелде инде», – дип хәбәр иттеләр безгә район хәрби комиссариатында.
Ә шулай да, нинди соң ул армия хезмәте? Күңелгә шик-шөбһә, хәтта йөрәккә курку салган куркыныч җирме, яисә холыкны чыныктырып, күпне сабак итүче «икенче университетмы»?
Менә шуның һәммәсенә дә җавап табар өчен, 15 ноябрь – Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан, без әле күптән түгел генә армиядән кайткан Мәләкәс авылы егете Арсений Евдокимов белән сөйләшеп алдык.
Арсенийның төпле, җитди егет икәнен беренче әйткән сүзеннән үк чамалап була. Нык бәдәнле, озын буйлы бу егеткә кемнәр генә сокланмас икән? Җитмәсә, төпле тәрбия алганлыгы да әллә каян күренә. Ягымлы тавышы белән сорауларга салмак кына итеп җавап бирүе, үзе турында ипле генә сөйләве ни тора.
– Йомшак күңелле инде ул. Яхшылыгы, мөлаемлыгы өчен сыйныфташ кызлары аны яратып, «Медвежонок» дип тә атап йөрделәр. Мәктәптә укыган вакыттан ук дусларын, якыннарын да яклый иде, дөреслекне бик нык яратты. Аннары, авыр чакларда аны-моны сиздерми торган гадәте дә бар. Нәрсә генә булмасын, һәр авырлыкны чын ирләрчә зарланмыйча җиңәргә өйрәнеп үсте, – дип сөйли улы турында әнисе Розалина ханым.
Әлбәттә, егетнең шундый булып җитешүенә Арсенийның әбисе Анна белән бабасы Ильясның да өлеше зур. Алар оныкларын кечкенәдән үк акны карадан аерырга өйрәткәннәр, холкын да чыныктырганнар. Арсений аеруча бабасы белән якын булган. Кечкенәдән үк бар буш вакытларын бергә уздырганнар, ир сүзе, намус, эш сөючәнлек кебек сыйфатларны да егеткә нәкъ менә Ильяс абый сеңдергән.
– Бабаем колхозда эшләгән чакта бердәнбер сыер савучы ир иде. Аннары ул аэропортта слесарь булып та эшләде. Әле хәзер дә, пенсиядә булуына карамастан, бер дә тик тормый, – ди Арсений. – Армиядә булган чакта аның акыллы сүзләре, өйрәткәннәре исемә төшеп, авыр мизгелләрдә миңа бик нык ярдәм иттеләр.
Арсений Евдокимов хәрби хезмәткә үткән елның 21 октябрендә китә. Аны озату кичәсендә дус-ишләрдән, туган-тумачалардан, гаиләләре өчен якын дип саналган кешеләрдән өйләрендә алма төшәрлек тә урын булмый. «Өй яныбыз машина белән тулган иде. Улымны озатырга халык күп килде», – дип искә ала ул вакытны Розалина ханым.
Шул көннән соң егетнең тормышы бик нык үзгәрә. Татарстаннан 100гә якын егет белән Арсений Мәскәү өлкәсенең Норо-Фоминск районына җибәрелә. Анда ул Таман дивизиясендә, мотоукчылар полкында хезмәт итә башлый. Баштарак туган йортта өйрәнелгән тормыштан армиянең көндәлек режимына, яңа кешеләргә, командирларга күнегүе авыррак була, әлбәттә. Ләкин тора-бара Арсений ияләшә, укуга, физик күнегүләргә багышланган вакыттан да файда күрә башлый.
– Хезмәт иткән урыным бик яхшы иде. Хезмәттәшләрем, командирлар белән үзара мөнәсәбәт тә Устав буенча булды. Бернинди җәбер-золым кичерергә туры килмәде. Көнкүреш шартлары да, ашату да бик яхшы, зарланып булмый. Аннары, дусларым арасында яшь буенча иң кечкенәсе булгач, армиягә иң соңгысы булып киттем. Мин хәрби хезмәт үткән иптәшләремнән андагы тормыш-көнкүрешнең ниндилеген ишетеп белә идем инде. Шуңа күрә дә курку, шуның ише уйлар башыма да килеп карамады. Әнием дә мәктәпне тәмамлап укырга кергәч: «Армиягә барасы булса – барасың», – дип гел әйтеп тора иде. Мин карышмадым да. Вакыты җиткәч үз теләгем белән киттем, – ди Арсений.
Армия хезмәтенә алынганчы, егетебез тугыз сыйныфны тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендәге Автомеханика техникумында эретеп ябыштыручы һөнәрен алып, эшләп алырга да өлгергән. Хәрби хезмәтендә дә техникумда алган белемнәре, күнекмәләренең кирәге чыккан. Ярославль өлкәсендәге Рыбинск шәһәрендә командировкада булган чакта, Арсенийга һөнәре буенча осталыгын да күрсәтергә туры килгән.
«Армия сине нәрсәгә дә булса өйрәттеме?» – дигән соравыма, егет озак уйлап тормыйча: «Вакытның кадерен белергә», – дип җавап кайтарды. Шулай ук бу көннәрдә хәрби хезмәткә китәргә җыенучы райондашларына Арсений көчле рухлы булырга, авырлыклардан курыкмаска дигән теләкләрен дә җиткерде.
Без дә Арсенийга куелган максатларына ирешүен, әнисе Розалина, сеңелләре Дария белән Марияга һәм әби-бабасына ныклы терәк булуын, бәхетле яшәвен телибез.
Розалина Середенина: «Арсений армиядән 23 октябрьдә, кулларына икешәр чәчәк бәйләме күтәреп кайтып төште. Берсен әбисенә, икенчесен миңа бирде. Кочаклашып күрештек. Иң беренче әйткән сүзләре: «Нигә елыйсың, әни?» – булды. Ә мин куанычымнан, күңелем тулганга тыела алмыйча яшь түктем.
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев: «Арсений мәктәптә укыган вакытта мин аның сыйныф җитәкчесе идем. Ул бик тыңлаучан, эшчән егет булып үсте. Мәктәп тормышында да актив катнаша иде. Һәр укучымны армиягә озаткан кебек, аны да хәрби хезмәткә озатып, исән-сау әйләнеп кайтуын күрергә насыйп итте».
/ Фотолар Розалина Середенинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев