Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сиксән елдан соң кайтты

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел гомер үтте. Ә аның кайтавазы әле һаман яши. Сугыш мәхшәре күрсәткән авырлыклар, туган илебезнең азатлыгын каһарманнарча яклап яу кырында гомерләрен биргән геройларыбыз, фашистларны җиңеп кайтып, җимерек илебезне өр яңадан торгызып, хезмәт батырлыклары күрсәтеп, үзләренә лаеклы алмаш үстереп бакыйлыкка күчкән авылдашлар, хәбәрсез югалганнар истәлеге буыннан-буынга күчеп яши.

Әле менә быел язгы айларда сөенечле хәбәр килеп төште авылга – 1942 елда Смоленск тирәсендә барган сугышларда Вязьма җирендә ятып калган, ә өенә «хәбәрсез югалды» дигән хат килгән Әхкыяметдин Камалетдиновның җәсәде һәм шәхси әйберләрен Смоленск шәһәренең «Эхо» эзтабарлар отряды эзләүчеләре тапкан. 80 елга якын җир астында яткан газиз истәлекләрне Түбән Каманың «Нефтехимик» эзтабарлар отрядына тапшырганнар. Билгеле сәбәпләр аркасында экспедиция әлеге табышны туган авылына шушы көннәрдә генә китереп җиткерде.
 Истәлекле әйберләрне кызы Нуриягә тапшыруга багышланган очрашуны авылның мәдәният йортында үткәрдек. Геройның кызы Нурия апа Гыймазиева әтисе сугышка чыгып киткәндә әнисенең карынында калган. Бер тапкыр да әти сүзе әйтә алмыйча гомер иткән. Бүген менә аның кулында кадерле истәлек – әтисенең сугыш юлларында йөрткән шәхси әйберләре: медальон, кашык, портмане, пәкесе, патроннар... Ни хикмәт, сиксән елга якын вакыт узса да, алар әйбәт сакланган.
Дулкынландыргыч мизгелләр... Әхкыяметдин Камалетдиновның үзе үлгәннән соң «Шагнувшие в бессмертие» медален кызы кулына тапшыру бик күпләрнең күзенә яшь китерде. Юк, авылыбыз улы Әхкияметдин хәбәрсез югалмаган. Сугышның иң кайнар ноктасы – Смоленск янында барган каты бәрелешләрдә геройларча сугышып һәлак булган ул.
 Табылдыкларны тапшырырга Түбән Камадан «Нефтехим» эзләнү экспедициясе әгъзалары килде. Җитәкчесе Ольга Ланцова: «Безнең эзтабарлар менә 17 ел инде яңгыр, буран дими, сазлыкларда, урман аланнарында ятып калган солдатларны эзлиләр. Менә бүгенге кебек, аларның якыннарын шатландыру, батыр исемнәрен мәңгеләштерү өчен меңәрләгән чакрым юл үтәләр. Күпме еллар узса да ватаныбызны саклап шәһит киткән ил улларының батырлыгы онытылмый, эзтабарлар сугыш мәхшәрендә теләсә кайда җирләнгән соңгы солдатның каберен тапканчы бу игелекле эш тукталмас», – диде ул.
 Очрашуда район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева изге эшләре өчен эзтабарларга зур рәхмәт белдерде һәм бер минутлык тынлык игълан итте. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Яковлева геройның кызына, кунакларга истәлек бүләкләре тапшырды. Нурия апаның күршесе, алты ай буена эзтабарлар белән элемтәдә торган, Гөлфирә Рәхмәтуллова да сугыш ятимен шатландырганнары өчен эзтабарларга үзенең рәхмәтен җиткерде.
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы китапханәчесе. 
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев