Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлибез дә, ял да итә беләбез

Биклән авылы мәдәният йортында без өмә үткәрдек. Моның нәрсәсе бар, өмә бөтен җирдә үтә, кемне шаккатырасыз диярсез. Ләкин бу өмәнең үзенчәлеге шунда – аны балалар оештырды. Һәм алар бу эшкә клуб хезмәткәрләрен дә тартты.

Өмә оештыруның башы болайрак булды. Ике атна алданрак мәдәният йорты директоры Алия Бикмөхәммәтова клуб артындагы территорияне чистарту фикерен әйткән иде. Ул урында елга ага. Ләкин аны елга дип атау дөрес тә түгелдер, мөгаен. Шулай да кайчандыр, узган гасыр урталарында, бу елга мул сулы һәм бик матур булган. Анда коенганнар, балык тотканнар, кышын чаңгыда шуганнар. Әмма вакытлар үткән саен елганың суы кимегән, үзе тарайган, тирә-ягын агачлар баскан, кешеләр яр буйларына чүп ташлый башлаганнар. Безнең, мәдәният йорты хезмәткәрләренең, елганы элеккеге хәленә кайтарасы килде. Әмма моның өчен кул көче күп кирәк иде. Идеябезне шул вакытта балалар ишетеп, алар өмә оештырмаган булса, үзебез генә бу эшне берничек тә башкарып чыга алмас идек. 
Өмәгә ике атна әзерләндек. Шулай туры килде: шушы ук вакытта тиздән буласы КВНга да әзерләнергә кирәк иде. Чөнки без финалга үттек. Бу урында КВНчы егетләребез турында бераз сөйләмәсәм дөрес булмастыр, мөгаен. Уенчыларыбызның барысына да рәхмәт. Азат Әхмәтҗанов – командабызның двигателе. Әмма һәр двигательгә ягулык кирәк. Анысы Алия Фәндүсовна булды. Ул балаларны җыйды, сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәтте. Шулай итеп без финалга чыга алдык. Бу безнең өчен зур уңыш!
30 октябрьдә хеллоуин оештырдык. Эмиль Гыйбадуллин, Гүзәл Зыятдинова, Артур Ширгазин һәм башка егет-кызлар залны матур итеп бизәделәр. Соңрак дискотека булды. Безнең яңа йолдызыбыз Артур Хәйруллин матур җырлары белән сөендерде. 
Ә 31 октябрьдә барыбыз җыелышып өмәгә чыктык. Һәрвакыттагыча, төп оештыручы Эмиль Гыйбадуллин булды. Ул бу турыда мәктәптә игълан итте, балаларны туплады, өмә урынына үзе иң беренче булып килде. Балалар үзләре балта-пычкылар белән агачларны кистеләр, ботакларны ташыдылар, тырма белән коелган яфракларны җыйдылар. 
Район башлыгы Фаил Камаев 2020 елда авыл мәдәният йортын ремонтлыйбыз дип вәгъдә бирде, без, шулай итеп, аңа кадәр бинаның артын чистартып куярга уйладык. Өмәдә катнашкан барлык балаларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. 
Гөлнора Мирходжаева.
Биклән авылы. 
/ Фото Алия Бикмөхәммәтовадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, укучылар