12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Фаил Камаев Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Бүген Тукай муниципаль районы Советының XXII утырышы узды. Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, депутатлар, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә өч сорау чыгарылган иде. Беренчесе - Тукай муниципаль...
-
Кабаклы гөбәдия
Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он. Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз. Камыр өчен...
-
Әҗмәкәйдә Чыршы бәйрәме үтте
Әҗмәкәй авылында Чыршы бәйрәме кичәсен бу юлы авыл яшьләре үз көчләре белән оештырдылар. Шушы авылда туып-үскән Илсөяр Илшат кызы белән Рәисә Мансур кызы музыкаль кичәне әзерләүне үз өсләренә алдылар. Билгеле, бәйрәм кичәсен оештыруда Әҗмәкәй авылы җирлеге депутаты Равил Төхбәтуллин, авылыбыз активисты Илнар Зарипов, старостасы Зилүс Фәрхетдинов һәм композитор Илдус Низамовның...
-
Күзкәй авылы хуҗалары зал тулы халык алдында имтихан тотты
Күзкәй мәдәният йорты бәйрәмгә килүчеләрне гирляндалар балкып торган чыршысы, күңелле музыка белән каршы алды. Залда алма төшәр урын юк. Бәйрәмнәр күңелле уза бездә, шуңадыр еракларда яшәүче авылдашлар да сагынып кайта. Сәхнәгә Яңа ел кичәсен алып баручылар - берсеннән-берсе чибәр, талантлы кызларыбыз Алия Асылмәрдәнова белән Фирүзә Сәлахова килеп чыгуга зал алкышларга...
-
Район территориясендә юлларның торышы ни хәлдә?
Трассалар һәм авыл эчләре вакытында чистартыламы? Узган елларны кышкы сезонга керүгә юлларның торышыннан дәгъва белдереп, редакциягә дә мөрәҗәгатьләр кергәли иде. Быелга әле андый хәбәрләр юк. Шулай да авыллар арасында һәм җирле пунктлар эчендә бу яктан хәлнең ничегрәк торуы белән танышып кайтырга булдык. Соңгы вакытта кары да һәр көнне явып тора,...
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан...
-
Сосновый Борда Кыш Бабайны сабыйлар котлады
Бу юлы Тукай районында Кыш Бабай балаларны түгел, киресенчә, бакчага йөрүче нәниләр Кыш Бабайны котлады. 5 гыйнварда Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасында шундый үзенчәлекле конкурс үтте. Чарага әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләп 24 бакчадан 30 бала килгән иде. Алар башта «Солнышко»да эшләүче хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр әзерләгән Яңа ел...
-
Мини-футбол буенча зональ ярышлар үтә
Мини-футбол буенча II Спартакиаданың зональ туры быел безнең районда үтә. Ярышлар иртәгә Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында һәм Яңа поселогының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә уздырылачак. Командалар 2002-2003 елгы мәктәп укучыларыннан төзелгән. Безнең районнан егетләр командасында - Круглое Поле мәктәбе укучылары, кызлар командасында Яңа поселогы мәктәбе үсмерләре. Кунак командалар исә Яр...