Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә Чыршы бәйрәме үтте

Әҗмәкәй авылында Чыршы бәйрәме кичәсен бу юлы авыл яшьләре үз көчләре белән оештырдылар. Шушы авылда туып-үскән Илсөяр Илшат кызы белән Рәисә Мансур кызы музыкаль кичәне әзерләүне үз өсләренә алдылар. Билгеле, бәйрәм кичәсен оештыруда Әҗмәкәй авылы җирлеге депутаты Равил Төхбәтуллин, авылыбыз активисты Илнар Зарипов, старостасы Зилүс Фәрхетдинов һәм композитор Илдус Низамовның...

Әҗмәкәй авылында Чыршы бәйрәме кичәсен бу юлы авыл яшьләре үз көчләре белән оештырдылар.

Шушы авылда туып-үскән Илсөяр Илшат кызы белән Рәисә Мансур кызы музыкаль кичәне әзерләүне үз өсләренә алдылар. Билгеле, бәйрәм кичәсен оештыруда Әҗмәкәй авылы җирлеге депутаты Равил Төхбәтуллин, авылыбыз активисты Илнар Зарипов, старостасы Зилүс Фәрхетдинов һәм композитор Илдус Низамовның ярдәме зур. Оештыручылар әле үз араларына укучы балаларны да чакырганнар. Яшь-җилбәзәк шаярып уйнап-көлсә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар бүгенге кичәдә яшьтәшләренең, авылдашларының хәл-әхвәлләрен сораштырып утырдылар. Кунакка кайтучыларга сөенеп, тагын бер очрашуларына куанып бетә алмыйча, артык дулкынланудан күзләре яшьләнде.

Җыелган халык авылның бүгенге көненә, киләчәгенә, узган тарихына ваемсыз булмаган кешеләренә рәхмәтле. Әле соңыннан авылдашлар киләсе елда да сирәк кенә оештырылган чараларда очрашырга сүзләр дә куештылар, дип яза Әҗмәкәй авылыннан Әнисә Әшрапова.

Фото Равил Төхбәтуллин тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев