Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй авылы хуҗалары зал тулы халык алдында имтихан тотты

Күзкәй мәдәният йорты бәйрәмгә килүчеләрне гирляндалар балкып торган чыршысы, күңелле музыка белән каршы алды. Залда алма төшәр урын юк. Бәйрәмнәр күңелле уза бездә, шуңадыр еракларда яшәүче авылдашлар да сагынып кайта. Сәхнәгә Яңа ел кичәсен алып баручылар - берсеннән-берсе чибәр, талантлы кызларыбыз Алия Асылмәрдәнова белән Фирүзә Сәлахова килеп чыгуга зал алкышларга...

Күзкәй мәдәният йорты бәйрәмгә килүчеләрне гирляндалар балкып торган чыршысы, күңелле музыка белән каршы алды. Залда алма төшәр урын юк. Бәйрәмнәр күңелле уза бездә, шуңадыр еракларда яшәүче авылдашлар да сагынып кайта. Сәхнәгә Яңа ел кичәсен алып баручылар - берсеннән-берсе чибәр, талантлы кызларыбыз Алия Асылмәрдәнова белән Фирүзә Сәлахова килеп чыгуга зал алкышларга күмелде. Алдан ук әйтеп куясы килә, программа фантазиягә, иҗади табышларга бай булды. Иң беренче шаккатырганы - бәрмә музыка кораллары яңгыраган көйгә гәүдәләрен хайван тиресе, агач кайрылары белән каплаган, яланаяклы, тузган чәчле кешеләр чыгып, борынгы кешеләр биюен башкара башлагач, зал шом булды. Менә бит кайлардан килә безнең чишмә башыбыз. Биюләре белән төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаган «Тамчы» балалар фольклор ансамбле биючеләре өчен бу тамашаны, гасырлар төбеннән алып, Лилия Вәлиева сәхнәгә куйган. Сүз уңаенда, балаларның бу бию ансамбле «Балкыш» район фестивалендә ике номинация буенча да беренче урынны алды, шулай ук Югары Осланда узган «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваленнән дә беренче урынны алып кайттылар. Яңа ел кичәсендә дә берничә төрле тематик бию күрсәттеләр. Төрле милләт биюләрен башкаручы, нәфис сүз остасы Алия Асылмәрдәнова да - республика, шәһәр һәм район конкурслары җиңүчесе. Ул шәрык биюен зур осталык белән башкарды.

Кыш Бабай (Гали Мингалимов) залга килеп кергәндә бераз арыган сыман тоелган иде. Кар Кызын ияртеп, авыл буйлап интервью алып йөргән. Аны кайдан белер идек? Бабай аптырап тормаган - барысын да видеога төшергән дә сәхнә кырыена эленгән экранда бәйнә-бәйнә күрсәттеләр.

Алып баручы кызлар алтын йомыркалар салынган кәрҗин тотып чыктылар. Алар сәхнәгә «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхәттаров белән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевне чакыргач, кәрҗинне аларга Кыш Бабай бүләгедер дип уйладык. Алай ди сиңа! Ул йомыркалар эчендә җитәкчеләргә сораулар икән. Менә сиңа тик торганда имтихан! Ярый әле барлык сорауларга да җавап бирә алдылар, бераз тирләргә дә туры килде-килүен, әмма сынатмадылар, киләчәккә планнарын да уртаклаштылар. Кыскасы, мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина белән сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова авылдашлары өчен истә калырлык итеп бик матур Яңа ел бәйрәме әзерләгәннәр, дип язып җибәргән Күзкәй авылыннан Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев