Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район территориясендә юлларның торышы ни хәлдә?

Трассалар һәм авыл эчләре вакытында чистартыламы? Узган елларны кышкы сезонга керүгә юлларның торышыннан дәгъва белдереп, редакциягә дә мөрәҗәгатьләр кергәли иде. Быелга әле андый хәбәрләр юк. Шулай да авыллар арасында һәм җирле пунктлар эчендә бу яктан хәлнең ничегрәк торуы белән танышып кайтырга булдык. Соңгы вакытта кары да һәр көнне явып тора,...

«Татавтодор»: шалтыратуларны игътибарсыз калдырмыйбыз

Маршрутыбыз Игенче авылы янындагы тукталыштан башланды. Трассаларга, авыллар арасындагы юлларга хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе урынбасары Фидәес Мәүлиевка шалтыраткач: «Безнең юл хезмәткәрләре хәзер шушы авылга килеп җитә. Шунда очрашыйк, эшебезне күрерсез», - диде. Без килгәндә биредә 5 кешедән торган бригада эшли иде. Тукталыш тирәсен бер «МТЗ» тракторы чистарта, юл хезмәткәрләре көрәкләр тотып, трактор керә алмаган урыннарны тәртипкә китерәләр. «Көненә 8-10лап тукталыш янын чистартырга туры килә. Безнең эш күләме һава торышы нинди булуга бәйле инде...» - диделәр алар безгә. Карның күпме явуына, ихтыяҗ ничек булуга бәйле рәвештә, район юлларына шундый ике яки өч бригада да чыгарга мөмкин. Алар тукталышлардан тыш, юл кырыендагы металл корылмалар яннарын да кардан арындыралар.

«Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалы карамагында Тукай районының барлыгы 368 километр юлы. Бүген предприятиенең юлны ачу, комлы-тозлы катнашма сибү кебек эшләрне берьюлы башкара торган сигез «КамАЗ» машинасы (КДМ), дүрт автогрейдеры, роторлы һәм кар эттергечле дүрт «МТЗ» тракторы, өч бульдозеры бар. Ихтыяҗ булганда, аларның барысы да юлларга чыга. Юлларны боздан арындыру максатында быелгы сезонда 9555 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән булган, бүгенгә аның 3100 тоннасы кулланылган. Мондый катнашма таулы урыннарга, борылышларга, кыскасы, бозлавыклы барлык участокларга сибелә. Синоптикларның фаразына карап, мондый катнашманы алдан да сибеп куялар.

Кышкы чорда юлларны чистарту мәсьәләсе район хакимиятендә үткәрелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында да һәрдаим күтәрелә. «Бозлавык аркасында юл-транспорт һәлакәтләре чыкмасын өчен, юл хезмәтләре вакытында чарасын күрсен, бозлавыкка каршы матдәләр сибелсен, колеялар барлыкка килүгә юл куелмасын, чистартканнан соң юл кырыйларында кар өелеп калмасын иде», - дип кисәткән иде район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев шундый комиссияләрнең берсендә. Чыннан да, юл хезмәтләренең вакытында чарасын күрүе кемнеңдер гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкин.

«Бозлы участокларга юлыгалар яисә юлларның торышы буенча башка җитешсезлекләр күрәләр икән, юл хәрәкәтендә катнашучылар «Татавтодор» җәмгыятенә хәбәр итә алалар. Мәгълүматны 112 телефоны аша да җиткерергә мөмкин. Без бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз», - дип билгеләп үтә Фидәес Мәүлиев.

Юлларның торышы буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында да тәүлек дәвамында оператив хезмәт эшли. Аңа тукайлылар (843) 291-91-91 телефоны аша шалтырата алалар.

Юлсыз урынга тап булмадык

Җирле пунктлар эчендә исә юлларның торышы өчен авыл җирлекләренең башкарма комитетлары җаваплы. Быелгы сезонда авыл җирлекләре урам юлларын тәртиптә тоту буенча 13 предприятие белән килешү төзи алалар, дип белдерелгән иде көздән үткәрелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында. 2017 елда юлларны тотуга район бюджетында 6,5 млн сум акча каралган булган, предприятиеләр белән 67 килешү төзелгән. 2018 елга да шундый сумма калыр дип көтелә, диелгән иде утырышта.

Игенче авылы тукталышында юл хезмәткәрләре белән очрашканнан соң без авылның эченә дә кереп карарга булдык. «Татавтодор»лылар да урам очындагы икенче тукталышка килеп калдылар. Урам ике машина үтәрлек итеп ачылган, чиста. «Соңгы елларда гел шулай. Бернинди дәгъва да юк. Мәктәп автобусының туктау урыны да уңайлы», - диделәр безгә биредә яшәүче Хәмзә Шәмсемөхәммәтов һәм Александр Клеменко. Игенче авылын үз эченә алган Калмаш җирлеге башлыгы Равия Габдуллина ике җирле пунктта урам эчләрен кардан арындыру буенча өч техника эшләвен билгеләп үтә. Барысы бергә түгел, әлбәттә, вакытына, җаена карап эшне бүлешәләр. Җирлекнең шәхси эшмәкәрләр Николай Черпаков һәм Иван Белоусов, «Татарстан коммуналь челтәрләре» белән килешүләре бар. Барлык юлларның озынлыгы 26 километрга төшә. Ләкин трактор йөртүчеләр үз авылларында түгел - шунысы гына бераз уңайсызрак. «Шулай да урамнарны вакытында чистартырга тырышабыз», - ди җирлек башлыгы.

Чираттагы тукталыш - Калмия авылында. Авылга керешли үк юл чистарту тракторын очраттык. Җирлектә кышкы сезон алдыннан шәхси эшмәкәр Рамазан Заһиров белән килешү төзелгән. Тракторда ул көнне аның улы Салават иде. «Заһировлар Малтабар авылында гына яшиләр. Кайда карны чистартырга кирәк, үзләре белеп чыгалар. Җирлектәге өч авылга да - Калмия, Малтабар, Кырнышка алар хезмәт күрсәтә. Финанслауга килгәндә, 2018 елга бу максатка бюджеттан 250 мең сум акча бүленә», - дип аңлатты биредәге хәлне җирлек башлыгы Гөлназ Фәрхетдинова.

Күзкәй авылында исә урамнарны тоташтыручы тыкрыкларны чистартмыйлар, күрше урамга чыгу өчен ерактан әйләнеп йөрергә туры килә, дигән мәгълүматны җиткерделәр. «Төп дүрт тыкрыкны һәрдаим кардан ачып торабыз, алар бездә күп, транспорт барысыннан да йөрми. Дүрт авылга да «Ярыш» хуҗалыгының техникасы чыга. Бу максатка җирлек бюджетында елына 200 мең сум акча каралган. Урамнарны ике техника үтәрлек итеп ачабыз, хәрәкәт өзеклеге тудырмаска тырышабыз», - дип җавап бирде бу җәһәттән Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев. Без кергән вакытта Күзкәй урамнары чиста, ә тыкрыкларның күбесендә чыннан да кар ята иде. Югары Байларны да әйләндек - биредә шулай ук урамнар киң итеп ачылган иде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, без кергән авылларда юлсыз урынга тап булмадык. Кайбер урыннарда бер транспорт үтәрлек кенә итеп ачылган урыннар күренде анысы, ләкин юл бар һәм ул чиста иде. Районның башка участокларында хәл ничектер - җай булганда ул якларга да күз салырбыз, укучыларыбыз да бу турыда газетага хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев