Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сосновый Борда Кыш Бабайны сабыйлар котлады

Бу юлы Тукай районында Кыш Бабай балаларны түгел, киресенчә, бакчага йөрүче нәниләр Кыш Бабайны котлады. 5 гыйнварда Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасында шундый үзенчәлекле конкурс үтте. Чарага әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләп 24 бакчадан 30 бала килгән иде. Алар башта «Солнышко»да эшләүче хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр әзерләгән Яңа ел...

Бу юлы Тукай районында Кыш Бабай балаларны түгел, киресенчә, бакчага йөрүче нәниләр Кыш Бабайны котлады. 5 гыйнварда Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасында шундый үзенчәлекле конкурс үтте.

Чарага әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләп 24 бакчадан 30 бала килгән иде. Алар башта «Солнышко»да эшләүче хезмәткәрләр һәм анда тәрбияләнүчеләр әзерләгән Яңа ел тамашасын карадылар, аннары Кыш Бабайга шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр. Балалар барысы да көчле һәм сәләтле иде, шуңа күрә Кыш Бабай аларга урыннарны да билгели алмады. Бәйгедә дуслык җиңде. Нәниләр барысы да Кыш Бабай бүләкләренә ия булды. Соңыннан бөтен кеше чәй эчте, дип хәбәр иттеләр район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев