11 май 2018 яңалыклары
-
Калмия җирлегендә бәйрәм һәр авылда узды
Безнен авылда ике сугыш ветераны яши. Берсе – Миңнемулла бабай Миңнегәрәев – бәйрәм түрендә булды, ә Акмалетдин бабай Җамалетдинов, авыру сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмады. Аны, мәктәп укучылары белән өйләренә барып, алдан котлап кайткан идек.
-
Мунчага җылынырга кергән булган
Дүшәмбе көнне бакчачылык ширкәтләрендә ике янгын тәеркәлде. Көндез «Ивушка»да бакча йорты, мунча, сарай һәм хуҗалык кирәк-яраклары блогы тулысынча янып бетә.
-
Күзкәйдә Җиңү көнен бер гаилә булып бәйрәм иттеләр
9 Майда бәйрәм шатлыгы өйләргә генә сыймады – бөтен авыл халкы урамга чыкты, бер-берсен Бөек бәйрәм белән котлыйлар, мәдәният йортыннан музыка агылып тора, кыр станы казанында «солдат боткасы» пешә, бөтен кеше авыз итсен диеп урамда мул ризыклы чәй өстәле әзерләнгән. Бәйрәмчә киенгән халык, язгы мәшәкатьләрен ташлап, бер гаиләдәй җыелып, гөр килеп аралашты.
-
«Бик бай гаиләләрдә генә икмәк була иде»
– Мин әткәемә охшаганмын. Йөзем-кыяфәтем дә, холкым да аңардан. Ул эшкә нык, җитез, «боевой» иде, – дип сөйли Кече Шилнә авылында гомер итүче 93 яшьлек тыл ветераны Александра Петровна Подъячева. Әтисе – Петр Иванович Усов, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятса да, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамлангач, туган якларына – Олы Шилнә авылына әйләнеп кайткан. Александра Петровна бүгенгәчә әтисенең фронттан өйгә кайтып кергән чагын хәтерли. «Безгә күчтәнәчкә дүрт кило ак он һәм бик тәмле казылык алып кайткан иде әти. Дүртпочмаклы казылыкны вак, юка итеп турап, безнең барыбызга да тараттылар», – дип искә ала ул. Александра Подъячева көләч йөзле, мөлаем, зирәк әби, җайлап кына хәтер йомгагын сүтә, сөйләм теле искиткеч матур – рус халык әкиятләрендәгечә, хәтере дә сокланырлык – балачак, яшьлек елларында кичергәннәрен җентекләп сөйли. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган.
-
Кнәзлеләр митингка ерак туганнарының фотоларын да алып килгән иде
«Татарстан» совхозы поселогында Җиңү митингы сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында башланды. Иң хөрмәтле урын бу чарада бүгенге көндә исән булган ветераннарга бирелде.
-
Туганына үтерү белән янаган
Узган атна барышында район Эчке эшләр бүлегенең дежур часте 139 хәбәр кабул иткән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 11 җинаять эше кузгатылган.
-
РайПО оешмасы Казан ярминкәсендә катнашты
Апрель аенда Тукай РайПО оешмасы үз продукциясе белән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты.
-
Район хуҗалыкларында язгы чәчү темплары көчәя бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 май иртәсенә районда язгы чәчү 9 процентка башкарылган. Планда каралган 50,8 мең гектар җирнең 4,7 мең гектарында чәчү үткәрелгән: болар – язгы бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере. Чәчү белән беррәттән тырмалау, минераль ашламалар кертү дәвам итә. Бүгенгә 55 мең гектар мәйдан тырмаланган, шуның 10,5 мең гектары – күпьеллык үләннәр, 41,5 мең гектары – язгы чәчү җирләре, 3 мең гектары – көзге уҗымнар. Минераль ашламалар 20,9 мең гектарга кертелгән. Әлегә районда бәрәңге утыртуга керешмәделәр.
-
Минималь хезмәт хакы күләме артты
2018 елның 1 маеннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артты һәм хәзер ул 11163 сумны тәшкил итә.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына медаль тапшырдылар
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Тукай районында бәйрәм чаралары, митинглар узды. Сугышта катнашкан ике ветеранга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Алар Кече Шилнә авылында яшәүче Аркадий Жуков һәм Круглое Поле бистәсендә яшәүче Вәкил Гыйльметдинов. Тукай районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да 12 июньгә кадәр республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Алар районда барлыгы 21 кеше – сугышта катнашкан 20 ветеран һәм балигъ булмаган килеш концлагерь тоткынына эләккән бер кеше.
-
"Миңнеханов кушкач, авыр булса да татарча сөйләшәбез"
Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев Татарстанда һәм Мәскәүдә татар теленең язмышы, милли хәрәкәт турындагы фикерләре белән уртаклашты.
-
"Балалар миңа русча дәшсәләр, мин эндәшмим"
Ландыш Нигъмәтҗанова: кул селтәмәсәң, татарча аралашсаң, телне саклап калып була
-
Бабайлар әйткән : “Төнлә һава торышы җылы, ә күк йөзе йолдызлы булса, уңыш мул булыр ”,- дигәннәр
Һава торышы