Бөек Ватан сугышы ветераннарына медаль тапшырдылар
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Тукай районында бәйрәм чаралары, митинглар узды. Сугышта катнашкан ике ветеранга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Алар Кече Шилнә авылында яшәүче Аркадий Жуков һәм Круглое Поле бистәсендә яшәүче Вәкил Гыйльметдинов. Тукай районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да 12 июньгә кадәр республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Алар районда барлыгы 21 кеше – сугышта катнашкан 20 ветеран һәм балигъ булмаган килеш концлагерь тоткынына эләккән бер кеше.
Кече Шилнә авылында узган бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев катнашты. Тукайлыларны Җиңү көне белән котларга һәм Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан тукайлыларга мөрәҗәгатен җиткерергә Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Министрлар Кабинетыннан Тукай районы кураторы Эдуард Вафин килгән иде. Тантанада шулай ук районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашты.
Һәр авыл җирлегендә бәйрәм чаралары «Үлемсез полк» йөреше белән башланып китте. Кече Шилнә авылында узган йөрештә Фаил Мисбахович үзенең гаиләсе белән катнашты. Илебездә кемне генә алсак та, һәрберсенең сугышта катнашкан бабасы яки туганы бар, һәрберсе «Үлемсез полк»та берничә портрет белән йөри, үз гаиләсенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйли ала. Кече Шилнә мәктәбе укучысы 13 яшьлек Ирина Александрова, мәсәлән, бабасының атасы Сәлмән Хафиз улы Хафизов портреты белән чыккан иде. «Минем бабам сугышта снайпер булган. Ул 46дан артык фашистны юк иткән. Сугышта ике мәртәбә бик нык яраланган. Һәм ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Җиңүне исә ул Прагада каршы алган. Ә сугыштан соң бабам үзенең туган ягы Сарман районында укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән», – дип сөйли Ирина бик горурланып. Бабасы турында ул газеталарда чыккан мәкаләләрдән укып, шулай ук әбисе, әтисе сөйләгәннәрдән белә.
Кече Шилнә авылында быел беренче тапкыр сугыштан соңгы еллар техникасы парады булды. Парад командиры – тарихи машиналар коллекционеры Радик Ситдыйковның әйтүенчә, мондый машиналар яшьләрдә, балаларда, шулай ук өлкән буын вәкилләрендә зур кызыксыну уята, ә Парадта аның әле беренче генә катнашуы. «Минем коллекциядә бүгенге көндә 12 машина бар. Ике ел элек шөгыльләнә, машиналар эзли, сатып ала башладым, хәзер инде бу хобби җитди шөгыльгә әйләнде. Якын киләчәктә музей оештырырга хыялым бар. Район җитәкчелеге өем каршында мәйданчык бирде, машиналар шунда тора», – ди Круглое Поле поселогында яшәүче Радик Фәритович. Җиңү бәйрәменә ул 3 машина алып килгән иде – Москвич-407, ГАЗ-69, ГАЗ-63. Барысы да бәйрәмчә флаглар белән бизәлгән. ГАЗ-69 машинасын ул чүплектән табып ала, төзәтү, ремонтлау эшләренә 350 мең сум акчасы китә. Ләкин иң авыры машинаны ремонтлау да түгел, ә аны ЮХИДИда теркәү икән. «Техника иске бит инде, номерлары да тутыгып беткән була, шуңа күрә рәсми теркәү бик кыен, күп вакытта үткәрмиләр», – ди ул. Штрафстоянкага да алып киткәннәре булган. Көч-хәл белән кире ала алган. Шулай да шөгылен ташламый Радик Ситдыйков, белдерүләр буенча да, таныш-белешләр аркылы да коллекциясен тулыландырып тора. Кемероводан ул менә тиздән 1947 елгы машина алып кайтырга тиеш. Күптән түгел генә Минзәлә районыннан 1963 елгы М-103 мотоциклын алып кайткан, ул бүгенге көндә ремонтлауда. Шушы машиналарга авылның хәрби киемнән киенгән яшьләрен утыртып, автоколонна «Үлемсез полк»ны озатып барды.
Митинг исә Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Ил тынычлыгы, киләчәк буынның иминлеге хакына шәһид киткән батырлар истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды...
Бөек Җиңүнең тантаналы өлеше авыл үзешчәннәре белән әзерләнгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Шулай ук солдат боткасы да оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев