11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ата-аналар ачыкланган
«Полиция Кыш бабае» акциясе барышында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарның балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәвенең алты очрагын ачыклаганнар. Әлеге фактлар Татарстан, Круглое Поле поселокларында, Бәтке авылында теркәлгән. Әлеге ата-аналар административ җаваплылыкка тартылган. Дүрт гаилә профилактик исәпкә куелган. Алар Татарстан, Яңа поселокларында һәм Ташкичү авылында. Яңа ел яллары вакытында җәмәгать...
-
Иртәгә Тукай районы мәктәп укучылары өчен олимпиадалар башлана
Күпләрнең бүген - 2016 елда беренче эш көне, укучыларның иң озык чиреге башланды. Ә иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы старт ала. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда...
-
Район судында яңа федераль судья билгеләнде
РФ Президенты Владимир Путинның 2 январьда кабул ителгән Указы нигезендә федераль судьялар билгеләнде. Тукай районы судында да үзгәрешләр булды. Моңа кадәр эшләгән федераль судьяларның берсе - Саҗидә Камалова отставкага китте һәм аның урынына Ралиф Гайфуллин билгеләнде. Ул үз вазифасына 15 январьдан керешәчәк. Ралиф Рафис улы Азнакай районының Тымытык авылында туган....
-
Бикләндәге Яңа ел кичәсе Кино елына багышланды (фото)
31 декабрь көнне Биклән мәдәният йортында «Яңа ел киносы» дип исемләнгән чара утте. Барлык чыгышлар, концерт номерлары, уеннар 2016 ел Рәсәй Федерациясендә Кино елы дип игълан ителү уңаеннан чыгып төзелгән иде. Бәйрәмне «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән спектакль белән балалар театры башлап җибәрде (Җитәкчесе китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева). Шуннан соң...
-
Бикләндә яшәүче Зөләйха Сөләйманова һәм Фәүзия Садыкова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте
Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарың югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә 90 әрен тутырган тыл һәм...