10 ноябрь 2018 яңалыклары
-
«Яран гөл» «Балкыш» гала-концертында катнашты
Күптән түгел ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган республика фестиваленең «Балкыш» гала-концерты узды.
-
Эштә дә, сәхнәдә дә беренче
Күптән түгел авылдашыбыз Мөдәрис Лотфуллин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәте белән дан казанган хөрмәтле кешебез турында газета битләрендә берничә сүз язасы килә.
-
«Комсомолга» алдылар
Биклән мәдәният йортында, комсомолның 100 еллыгына багышлап, бик тә эшлекле «Комсомол җыелышы» узды. «Президум»да – баскан җирендә ут чыгара торган төрле ел комсомоллары Асия Фазуллина, Нурия Хөснетдинова, Саимә Рәхимова, Фирия Гарипова һәм Фәния Сафина. Иң элек Фәния Сафина комсомол оешу тарихы белән таныштырып, әлеге оешма белән бәйле кызыклы фактларга тукталып үтте. Аннары җыелышка килүчеләр әлеге чорның иң матур мизгелләренә тукталдылар. Баксаң, аларның һәрберсе әле дә үзен илебезнең чын патриоты, тугры комсомолы итеп хис итә икән.
-
Юлны төзекләндерүдә ярдәм иттеләр
Без, Иске Гәрдәле авылының Гагарин урамында яшәүчеләр, күп еллар юлсыз җәфа чиктек. Язын-көзен аяк атламаслык пычрак, саз булыр иде биредә. Дөрес, быелга кадәр халыктан җыелган үзара салымга һәм дәүләттән өстәп кайтарылган акчаларга юлның бераз өлеше төзекләндерелде. Ләкин ул акчалар проблеманы тулысынча хәл итәргә җитмәде. Юл төзекләндерү эшен ахырына җиткерү өчен урам халкы үзе акча җыярга булды. Шөкер, шушы көннәрдә, ремонтны дәвам итеп, юлыбызга тагын карьер ташы түшәлде.
-
Оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча район Эчке эшләр бүлеге беренче урында
10 ноябрь көнне Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан без һәр ел саен Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Марат Ваһапов белән очрашабыз. Бу елны да традиция буенча без аның белән әңгәмә кордык, актуаль сорауларга җаваплар алдык.
-
Калмия ветераннары уңыш бәйрәме үткәрде
Калмия авылы китапханәсендә «Киңәш» ветераннар клубының чираттагы бәйрәме «Сөмбеләдә кунакта» дип аталды.
-
Чираттагы «Тоннель» – Сарман юлында
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 13 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Яр Чаллы – Сарман трассасының 2нче километрына «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Ипподромда ярминкә узачак
17 ноябрь көнне иртәнге 8дән көндезге 3кә кадәр Яр Чаллы шәһәре Ипподромы территориясендә, елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
-
Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.