Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эштә дә, сәхнәдә дә беренче

Күптән түгел авылдашыбыз Мөдәрис Лотфуллин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәте белән дан казанган хөрмәтле кешебез турында газета битләрендә берничә сүз язасы килә.

Теләнче Тамак егете яшьли үк токарь хезмәтен үз итә. Армия сафларыннан кайту белән авылда урнашкан «Сельхозтехника»га эшкә керә, кичке мәктәптә белем ала. Хуҗалыклардан килгән комбайннар, тракторларны тиз арада сафка бастырырга кирәклектән, бу егеткә ару-талу белми эшләргә туры килә. Кайвакытта кул астында булмаган запас частьларны да аңа үзенә тимердән кырып ясарга туры килә. Ул әзерләгән детальләр заводныкына караганда да сыйфатлы һәм ышанычлы булалар. Мөдәрис аганың алтын куллы оста булуын ишетеп, тирә-яклардан да киңәш сорап килә торган булганнар. Аның хезмәтен югары бәялиләр, исеме мактау тактасыннан, җитәкчеләр теленнән төшми. Хезмәттәге казанышлары өчен 1975 елда III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә, 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исеме бирелә. 
Гаилә корганда да Мөдәрис ага үзе кебек тырыш, чибәр Сания апаны сайлап ала. Алар ике кыз, бер ул үстерәләр. 
Көче кайнап торган Мөдәрис ага эш белән гаилә арасында әле мәдәни чараларда да катнашырга өлгерә. Ул мәдәният йорты сәхнәсендә зур уңышларга ирешә. Спектакльләрдә рольләрне зур осталык белән башкара. Шуның белән дә ул авыл халкы күңеленә кереп кала. «Кайчакта миңа спектакльдә уйнаган рольләремнең исемнәре белән шаяртып эндәшәләр иде», – дип искә ала Мөдәрис ага бәхетле яшьлек мизгелләрен. Аның балалары, оныклары да сәхнә түреннән төшмиләр, концертларда, спектакльләрдә актив катнашалар.
Бүгенге көндә дә Мөдәрис ага тынгы белми. Мәдәният йортында, авыл китапханәсендә узган чараларга килми калмый.
Мөдәрис Лотфуллин «Тукай районының атказанган кешеләре» китабында мактаулы урын алып тора, район газетасы битләрендә дә аның хакында язмалар саклана, дип яза Теләнче Тамактан Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев