Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлны төзекләндерүдә ярдәм иттеләр

Без, Иске Гәрдәле авылының Гагарин урамында яшәүчеләр, күп еллар юлсыз җәфа чиктек. Язын-көзен аяк атламаслык пычрак, саз булыр иде биредә. Дөрес, быелга кадәр халыктан җыелган үзара салымга һәм дәүләттән өстәп кайтарылган акчаларга юлның бераз өлеше төзекләндерелде. Ләкин ул акчалар проблеманы тулысынча хәл итәргә җитмәде. Юл төзекләндерү эшен ахырына җиткерү өчен урам халкы үзе акча җыярга булды. Шөкер, шушы көннәрдә, ремонтны дәвам итеп, юлыбызга тагын карьер ташы түшәлде.

Әлеге эшне оештырган өчен без Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка, техника белән булышканы өчен «Гигант» предприятиесе директоры Риф Имамовка зур рәхмәтле. Аларның ярдәме булмаса, мөгаен, бик авырга туры килер иде. Риф Хәниф улы, гомумән, җирлек проблемаларына беркайчан да битараф калмый. Әҗмәкәй авыл җирлегендә аягында шулай нык басып торучы, авылларны үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертүче авыл хуҗалыгы оешмасы булуына без бик сөенәбез.

Иске Гәрдәле авылының Гагарин урамында яшәүчеләр исеменнән Флүзә Габдрахманова. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X