Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Комсомолга» алдылар 

Биклән мәдәният йортында, комсомолның 100 еллыгына багышлап, бик тә эшлекле «Комсомол җыелышы» узды. «Президум»да – баскан җирендә ут чыгара торган төрле ел комсомоллары Асия Фазуллина, Нурия Хөснетдинова, Саимә Рәхимова, Фирия Гарипова һәм Фәния Сафина. Иң элек Фәния Сафина комсомол оешу тарихы белән таныштырып, әлеге оешма белән бәйле кызыклы фактларга тукталып үтте. Аннары җыелышка килүчеләр әлеге чорның иң матур мизгелләренә тукталдылар. Баксаң, аларның һәрберсе әле дә үзен илебезнең чын патриоты, тугры комсомолы итеп хис итә икән.

Шартлы рәвештә комсомолга алу тантанасы бигрәк тә кызыклы килеп чыкты. Әйтик, комсомол сафларына «кабул ителүче», бүген авылыбызның йөзек кашы, оста гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин бу минутта уйнап, шаярып тормады, әйтерсең лә, ул комсомолга менә шушы минутта керә. Һәрбер сүзе уйланылган, җитди, сорауларга төптән уйлап кына, ашыкмыйча җавап тота. Әйе, безнең буын – патриотлар буыны. Бүгенге яшьләр дә бик активлар. Бүгенге тормыш, яшәешебез алар кулында. Дөньякүләм уздырылган универсиада, спартакиада, олимпиадаларда кемнәр көн-төн җигелеп эшли. Волонтерлар! Минемчә – алар бүгенге көн комсомоллары. Менә шундый кызу бәхәсләр, матур фикерләр яңгырады җыелышта. Соңыннан кызып-кызып, җыелыш карарын уртага салдык, фикерләштек. Авылга яңа ФАП төзү, мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү, урамга асфальт юллар салу мәсьәләләре күтәрелде. Аны җыелыш сәркатибе шунда ук алдындагы кәгазьгә язып куйды. Тагын бер елдан комсомол җыелышында очрашып, әлеге карарларның үтәлешен тикшерергә булдылар. Шулай ук киләсе җыелышларда укытучыларның һәм мәктәп укучыларының 100 процент катнашуларына ирешергә дигән бүлек тә өстәлде.
Соңыннан җыр-бию, уен-көлке, чәй табыны янында гөрләшеп чәй эчүләр үзе бер тарих. Сәгать телләре чаба да чаба, ә безнең һич кенә өйләргә тараласы килми. Гомер көзебез җиткәнен урамдагы сары көз ишарәләсә дә, йөрәктәге ялкын, кайнарлык, әле дә яшьлек учагын дөрләтергә менә дигән күмер икән лә! Безне ул көнне һәрберебезне өебезгә яшьлегебез озата кайтты. Тарихны сызып атып булмагандай, күңелдәге изге хатирәләрне дә онытып булмый. Ул безнең канатлы яшьлегебез, ул безнең тормыш, безнең үткәннәр, безнең яшәеш!

Рәзинә Сәетгәрәева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев