Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча район Эчке эшләр бүлеге беренче урында

10 ноябрь көнне Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан без һәр ел саен Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Марат Ваһапов белән очрашабыз. Бу елны да традиция буенча без аның белән әңгәмә кордык, актуаль сорауларга җаваплар алдык. 

– Марат Камилевич, эчке эшләр бүлегендә эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Иң беренче чиратта, полиция хезмәткәренең квалификацияле белгеч булуы мөһим. Моның өчен бездә әзерләү, укыту, квалификация күтәрү курслары уздырыла. Полиция хезмәткәре жаваплы, гадел һәм намуслы булырга тиеш.

– Бүгенге көндә район бүлегендә кадрлар белән тәэмин ителеш турында нәрсә әйтә аласыз? Барлык бүлекчәләрдә дә хезмәткәрләр җитәме? Яшьләр полиция бүлегенә эшкә киләме? Яшьләр арасында профориентация уздырыламы?

– Без вакантлы вазифаларны тулыландыру өстендә даими эш алып барабыз. Хәрби комиссириат, уку йортлары, авыл җирлекләре белән дә эшлибез. Шулай ук яшьләр арасында профориентация үткәрәбез. Узган ел Яңа поселогының кадет мәктәбе белән тыгыз эш алып бардык. Һәр ай саен җитәкчеләр мәктәптә лекцияләр уздырдылар. Шуны да әйтеп үтү кирәк, ел саен без Казан юридик институтына һәм Алабуга Суворов хәрби училищесына укучылар җибәрәбез. Анда белем алучы яшьләр безнең хезмәткәрләр булыр дип өметләнәбез.

– Һөнәри бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы аласыз?

– Оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча бүлек үз категориясендә беренче урында тора. Минем уйлавымча, бу барлык шәхси составның казанышы.

– Авыл җирлекләрендә хокук бозу ничек тора? Шәһәр янында урнашкан авыллар белән еракта утырган җирлекләр арасында аерма сизеләме?

– Гомумән әйткәндә, район территориясендә оператив вәзгыять имин. Күпчелек очракта урлау фактлары буенча тоткарланган җинаятьчеләр Яр Чаллыда яки башка районнарда яшәүчеләр булып чыга. Әлбәттә, шәһәр катындагы авылларда кала йогынтысы да күбрәк. 

– Ел башыннан сезгә район халкыннан күпме мөрәҗәгать килде? Кизү частена тукайлылар нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итә?

– Ел башыннан 6 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлде. Болар, нигездә, урлау фактлары. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре күп, көнкүрештәге аңлашылмаучылыклар буенча гаризалар күп керә.

– Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар буенча аларга эш тәмамлану турында ничек хәбәр ителә?

– Кабул ителгән мөрәҗәгатьләр hәм чыгарылган карарлар буенча мөрәҗәгать итүчеләргә язма рәвештә хәбәр ителә. Кирәк очракта, бүлек җитәкчелегеннән шәхси кабул итү вакытында аңлатмалар алырга мөмкин.

– Районда нинди җинаять төрләре еш очрый? Районның үзенчәлеге нидә?

– Җинаятьнең иң күп төре – урлаулар. Яз-җәй вакытында районда яшәүчеләр саны арта. Ә бу безнең бүлеккә дә мөрәҗәгатьләр саны арта дигән сүз.

– Аеруча авыр җинаятьләр ниндиләр? Узган еллар белән чагыштырганда үзгәрешләр сизеләме? 

– Агымдагы елда авыр җинаятьләр күп теркәлмәде. Мондый җинаятьләрнең ачылуы 92,2 процентны тәшкил итә. Бу бүлекләр арасында җинаятьләр ачылуның югары проценты. Мошенниклык гамәлләре саны ике тапкырга диярлек артты, шул ук вакытта мондый җинаятьләрнең ачылуы да артты. Күпчелек мошенниклык гамәлләре дистанцион рәвештә уза, җинаять чылбырын ачыклау өчен күп көч hәм акча сорала.

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бар?

– Коллективыбыз бердәм, тырыш, hәрчак ярдәмгә килергә әзер. Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләремә авыр эшләрендә җиңеллекләр, үзара аңлашу hәм гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев