Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, тел тидермәслек яхшы сыйфатларга һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә. Сезнең алга Ватанга һәм канунга хезмәт итү бурычы куелган. Кешеләр тормышта килеп туган иң кыен хәлләрдә, гаделлек эзләп, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәләр. 
Бу көнне без гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга – җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл хәрәкәте инспекторларына, участок вәкаләтлеләренә һәм патруль хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык – районда законлылык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау, милләтләр арасында конфликтлар булдырмауга ирешү, хокук бозуларга каршы профилактика эшләре алып бару, район халкы белән актив элемтәдә тору эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлекле, кыю, тәвәккәл булуыгызны таләп итә.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, имин һәм тыныч көннәр, һөнәри биеклекләргә ирешүегезне телим!

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев