10 июнь 2022 яңалыклары
-
Ышанычым зур бу җиһанга
Калмия авыл китапханәсендә бүген зур очрашу.Әлеге хезмәтемне мин авылдашым, авылыбызның шигьри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, бөтен гомерен тырыш хезмәт белән Калмия авылында яшәп иҗат итүче 2 китап авторы, шагыйрә Зөләйха апа Закировага тукталасым килә.
-
Хаҗга барып кайткан кебек булдык
Без - бер төркем Тукай районы пенсионерлары һәм ветераннары изге Болгар җиренә экскурсиягә барып кайттык. Әлеге сәфәр район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, иганәчеләр Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин, Пенсия фондының Тукай районы буенча белгече Руслан Шәңгәрәев ярдәме белән оештырылды.
-
Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты
Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.
-
Хәрби хезмәткә чакырабыз
Татарстан Республикасы бары тик якташларыбыздан гына торган батальоннар формалаштыра. Теләүчеләр 4 айга яки аннан да күбрәк вакытка хәрби хезмәткә барыр өчен контракт төзи алалар.
-
Тарихлы, хәтерле Теләнче-Тамак
Исемнәре – тарихта, изгелекләре халык күңелендә Татар халкы тарихында абруйлы урын тоткан милләт хадимнәре – хәйрияче, мәгърифәтче Хәлфиннар нәселе хакында бүгенге язмабыз. Бертуган Хәлфиннар – эре сәнәгатькәрләр, мәгърифәтчеләр, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр. Милләтебезне мәгърифәтле итүгә зур өлеш керткән затлы токым – Хәлфиннар нәселе Теләнче-Тамак авылы белән бәйле.
-
Без - иманлы сәфәрдә
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан, Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева һәм Идел- Урал хәйрия фонды җитәкчесе , Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ракит Җәүдәт улы Әбделмәнов җитәкчелегендә, районыбыз һәм Чаллы шәһәре инвалид-спортчылары җыелышып ,үзебез белән Ибн Фадланны да (галим, язучы Әнвәр Шәриповны) алып,автомашиналарда, дөя һәм атларда өч көнлек сәяхәткә юл тоттык.