Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты

Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.

Төче камыр өчен: савытка 2 йомырка сытып, тоз салып, 100 г үсемлек мае яисә атланмай, 200–250 мл су кушып, яхшылап болгатабыз. Аннары он (900 г) салып, камыр басабыз.

Реклама


Эчлек: ит – 1,5–2 кг, бәрәңге – 1,5–2 кг, башлы суган – 300 г, шулпа – 400 мл, тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы: Камырның дүрттән бер өлешен алып куеп, калган зуррак өлешен 4–5 мм калынлыкта таба кырыеннан бераз чыгып торырлык итеп җәябез. Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм икесен бергә кушабыз. Ваклап туралган суган, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер эчлекне табадагы камырга өеп салабыз һәм камырның кырыйларын күтәртеп бөгәбез. Аннары кечерәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә ябабыз, читләрен чеметеп ябыштырабыз. Капкачын уртадан тишеп, калган камырдан бөке әвәләп, каплап куябыз. Бәлешнең өстен майлап, мичкә тыгабыз. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, дымлы кәгазь ябарга мөмкин. Бәлешне 1–1,5 сәгать тотканнан соң, мичтән алып, бөкесен ачабыз һәм алдан әзерләп куйган шулпаны салабыз да, бөкесен ябып, пешеп чыкканчы мичтә тотабыз.
Бәлешне табынга үз табасында чыгарабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X