Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без - иманлы сәфәрдә 

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан,  Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева һәм Идел- Урал хәйрия фонды җитәкчесе , Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ракит Җәүдәт улы Әбделмәнов җитәкчелегендә, районыбыз һәм Чаллы шәһәре инвалид-спортчылары җыелышып ,үзебез белән Ибн Фадланны да (галим, язучы Әнвәр Шәриповны) алып,автомашиналарда, дөя һәм атларда өч көнлек сәяхәткә юл тоттык. 

Мәгълүм булганча, Идел болгарлары хөкемдары Алмыш хан чакыруы буенча, Болгар дәүләтенә Багдаттан илче, сәркатиб Ибн Фадлан килә, мондагы халыкның тормышы, гореф-гадәтләре, көнкүреше, мәдәнияты белән кызыксына; илчеләр ислам дине турында мәгълүмат җиткерәләр. Ибн Фадлан барысын да җентекләп язып бара. Бөек Болгар исламны үз теләге белән кабул иткән. Бүген инде бу вакыйгага 1100 ел. 
Гадәти булмаган, иң мактаулы, тарихи Ибн Фадлан ролендә , әйткәнебезчә милләтебезнең танылган шәхесе, әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов иде. Ә.Шәрипов – борынгы чор төрки-татар әдәбияты вәкилләреннән Әхмәд Ясәви, Сәйф Сараи, Кол Шәриф, XIX һәм XX гасыр әдипләре, күренекле шәхесләре төркеменнән Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһаб Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Сирин һ.б. бик күпләрнең тормышына, иҗатларына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди, фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Татар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1992 елда Чаллы төбәген өйрәнү җәмгыятенең Э.Касыймов исемендәге бүләгенә лаек була. Ул – «КамАЗ төзелеше ударнигы» (1988), Россиянең халык мәгарифе отличнигы (1992), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2005). Ә.Шәрипов – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Шушындый олуг галим белән сәяхәткә чыгу безнең өчен чиксез горурлык. 
 Көндезге сәгать берләргә без гарәп мәгърифәтчесе, сәяхәтче һәм язучы Ибн Фадлан тарихи маршруты буенча, Лениногорски шәһәренә килеп җиттек. Безне анда үзенең токымлы татар атлары белән Фәрит Нәбиуллин, шәһәр җитәкчеләре каршы алды.Кичке якта без, үзебезнең артистларыбыз белән мәдәният йортында чыгыш ясадык. Үзебез белән күчтәнәчкә алып килгән Тукай чәкчәген, районыбыз авыллары тарихы язылган өр - яңа китап "Чулман буендагы Тукай иле "китабын бүләк итеп тапшырдык.Икенче көнне юлыбызны дәвам итеп Чирмешән районына да килеп җиттек. 
 “Ибн Фадланның килүе” сәяхәтендә катнашучыларны район вәкилләре Кече Чегодай ягындагы стелла янәшәсендә каршыладылар, шунда котлаулар ирештерделәр, бүләкләр алмаштык, ипи-тоздан авыз иттек . 
Соңрак район мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ильфат Шәйдуллин сәламләде, бу сәфәрне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 
-Чирмешәндә уңган, кунакчыл халык яши. Сез республикага яхшы билгеле бик күп шәхесләр үстергәнсез, - диде инвалид-спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фонды рәисе Ракит Әбделмәнов. 
Бу чарада республиканың төрле төбәкләреннән кайткан якташлар да бар иде. 
- Без туган районыбыз белән араны өзмибез, аралашып, кунакка йөрешеп яшибез,- диде илдә, республикада күренекле спортчы, Яр Чаллыда яшәүче Фәнис Нуретдинов. 
 Урам якта башланган чара район мәдәният йортында дәвам итте. Без иң әүвәл бәйрәмгә махсус әзерләнгән күргәзмәләр белән таныштык. Мөселман модасы өс, баш киемнәрен, ислам темасына ясалган картиналарны, хәләл ризыкларны, күп еллар элек басылган Коръән басмаларын карадык , гаҗәеп кызыклы булды. Аннан соң мәдәният йортының тамаша залында Идел буе Болгар дәүләтендә исламның ничек кабул ителүе тарихы турында доклад тыңладык. Үзебезнең чыгышлар , Чирмешән артистларының җыр- биюләре белән үрелеп барды, бик истәлекле очрашу булып күңелләргә уелып калды. 
 Чирмешән районы инвалидлар җәмгыятендә безне көтеп торалар иде, бик шатланып каршы алдылар, үзләренең эш алымнары белән таныштырдылар. Аннан соң Чирмешән крепостена - валга алып бардылар, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее экспонатлары белән таныштык, Геройлар Аллеясын, 19нчы гасыр ахырында төзелгән Михаил Чухаев йортын да карап чыктык. 
Чирмешәндә кунакханәдә кунып, иртәнге ашны ашагач, юлыбызны Биләр маршруты белән дәвам иттек. Ибне Фадлан белән безне Биләр мәдәният йортында , авыл җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары ипи- тоз белән каршы каршы алдылар. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан (Әнвәр абый Шәрипов) чыгышларын тыңадык. Ислам дине Болгарда рәсми рәвештә дәүләт дине дип 922 елда игълан ителә.Атна-ун көннән соң Җәгъфәр ибн Абдаллах үзенә буйсынган кабилә башлыкларын һәм аларга буйсынган халыкны яңадан җыя һәм алар көнчыгыш тарафка, Җаушыр елгасы тирәсенә юнәләләр. Барып җиткәч, биредә ике ай чамасы булалар. 
 IX-X гасырлардан ук билгеле булган мәҗүсиләрнең гыйбәдәтханәсе, татар, рус, чуваш, марийларда әлеге урын изге булып санала, диниләр өчен кече хаҗ урыны булып та санала. Алар чишмәнең шифалау көче булуына ышаналар, шуңа монда төрле йолалар үткәрәләр, догалар укыйлар, садәкә бирәләр. Биләр музей-тыюлыгының безнең өчен иң кызыклысы - "Хуҗалар тавы итәгендә урнашкан легендалар -" Изге чишмә " комплексы булды. 
Изгеләр чишмәсе янында рәхәтләнеп ял иттек, изге чишмә суыннан чәй кайнатып эчтек. 
Дүртенче көнне көндез Болгарга юл тоттык. Көн бик җилле, салкын булуга карамастан халык безнең янга агылды. Сәяхәтче Ибне Фадлан янында дөяләргә, атларга атланып фотога төшәргә теләүчеләр бик күп иде. Гармунчы егетләребез- Рафик, Әмирҗан, Сәетнурлар бертуктаусыз уйнап, җырлап халыкның күңелләрен күрделәр.Казаннан килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләребезгә изге Коръән китаплары бүләк ителде. Алар белән аралашу да , фотога төшүләр дә күңелле булды.Язмамны йомгаклап, мондый кызыклы, сәяхәтне оештырган Тукай районы җитәкчеләренә, Идел- Урал" хәйрия җәмгыятенә рәхмәтләребезне юллыйбыз.


Флүзә Сәлимова 
/Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев