Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә чакырабыз

Татарстан Республикасы  бары тик якташларыбыздан гына торган батальоннар формалаштыра. Теләүчеләр 4 айга яки аннан да күбрәк вакытка хәрби хезмәткә барыр  өчен контракт төзи алалар.

Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының югары акчалата түләүләренә өстәп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте контракт килешүе төзүчеләргә 200 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирә.
Хезмәт урыныгыз кыска вакытлы контракт төзегән очракта саклана.
Хәрби хезмәткәрләрнең балаларын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү чиратсыз, шулай ук курорт һәм санаторийларда дәвалану да чираттан тыш булачак.
Теләүчеләр Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы  хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар: Низаметдинов урамы 24 йорт,  21.32 кабинет. Үзең белән паспорт, хәрби таныклык(военный билет), машина йөртү таныклыгын алып килергә кирәк. Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына да килергә мөмкин.  Түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Аэропортовская урамы 1, тел. (8843) 214-52-65.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев