Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗга барып кайткан кебек булдык

Без - бер төркем Тукай районы пенсионерлары һәм ветераннары изге Болгар җиренә экскурсиягә барып кайттык. Әлеге сәфәр район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, иганәчеләр Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин, Пенсия фондының Тукай районы буенча белгече Руслан Шәңгәрәев ярдәме белән оештырылды.

Сәяхәткә чыккан әби-бабайлар барысы да мөселманча һәм милли киемнәрдән иделәр. Ир-атлар чигүле кәләпүшләрдән, хатын-кызлар матур калфаклардан иделәр. Безне Болгар җирендә бик җылы каршы алдылар.Андагы музейларның, корылмаларның шулкадәр күп һәм төзек, шуларны күреп шаклар катып кайттык.  Мәчет тә күзнең хозурлыгын алырлык. Ул 500 килограммлы Коръән китабын карагач, алган тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел. Безне “Зөләйха” исемле кафеда мул итеп әзерләгән табында сыйладылар.Безне зурлаган барлык иганәчеләргә тагы бер кабат зур рәхмәт әйтәсе килә.
Шушы сәфәр безгә Хаҗга барып кайткан кебек булды.
Асия Фазуллина,
Биклән авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев