Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихлы, хәтерле Теләнче-Тамак

Исемнәре – тарихта, изгелекләре халык күңелендә  Татар халкы тарихында абруйлы урын тоткан милләт хадимнәре – хәйрияче, мәгърифәтче Хәлфиннар нәселе хакында бүгенге язмабыз. Бертуган Хәлфиннар – эре сәнәгатькәрләр, мәгърифәтчеләр, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр. Милләтебезне мәгърифәтле итүгә зур өлеш керткән затлы токым – Хәлфиннар нәселе Теләнче-Тамак авылы белән бәйле.

Нәселнең «чишмә башы»
Сәгыйть Хәлфин (1732-1785) – Казан шәһәрендә Иске Татар бистәсендә Хәсән Айтуган улы гаиләсендә дөньяга килә. Ул гомерен халыкны мәгърифәтле итүгә багышлый – Казан гимназиясендә татар теле укыта, Россия тарихында беренче русча-татарча II томлык сүзлек, татар теле грамматикасын төзи. 
Исхак Сәгыйть улы Хәлфин ( ... – 1800) –  педагог, тәрҗемәче, әтисе эшен дәвам итүче галим. Ул заманда татар теле бик күп дәүләтләр белән халыкара аралашу теле була. Тәрҗемәче – абруйлы һөнәрләрдән санала.
Ибраһим Исхак улы Хәлфин (1778-1829) – гимназиядә татар теле укыта. Казан император университетында көнчыгыш телләре адъюнкт-профессоры. Ул «Татар грамматикасы», «Әхвәле Чыңгызхан вә Аксак Тимер» китаплары авторы. 
Шаһингәрәй Ибраһим улы Хәлфин (1807 – ...) Казан университетында татарлардан беренче студент. Казанда гимназия дә һәм рус уку йортында татар теле укыта. Дүртенче буын педагог. 
Йосыф Хәлфин – сәнәгатькәр – Казан сабын кайнату заводы хуҗасы. 
Садыйк Исхак улы Хәлфин. Эшмәкәр, үзен хуҗалык өлкәсендә зур оештыручы итеп таныта, сәүдәгәр, хәйрияче. Тегермәннәр, элеваторлар хуҗасы. Хәйрияче – ятим балалар өчен приют ачтырган һәм үз акчасына аларны тәрбия иткән. Теләнче-Тамак авылында җир сатып ала. Шул вакыттан башлап бу авылда Хәлфиннар нәселе дәвам итә башлый. 
Шакир Хәлфин – сәнәгатькәр. 1916 нчы елда Николай II дән Бөгелмә-Чаллы тимер юлын салдырырга рөхсәт алган. Ике мәчет төзеткән шәхес. 
Зариф Садыйк улы Хәлфин – эре сәнәгатькәр, сәүдәгәр. «Борадәрән Хәлфиннар» ширкәтен оештыручы, Таш мәчет, мәдрәсә салдыручы. 
Нәҗип Латыйф улы Хәлфин (1886-1937) – педагог, географ, юрист-галим, сәяси эшлекле, дини һәм дөньяви гыйлем алган галим. Теләнче-Тамак авылында мәдрәсә аннары Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган, 6 тел үзләштергән, 16 китап авторы. 1921 енче елдан Бакы университеты укытучысы (ректоры). Галим сәяси золым корбаны була – репрессияләнә. 
Вәли Хөсәен улы Хәлфин (1833-1894) – I гилдия татар сәүдәгәре, меценат, мәгърифәтче.
Хәлфиннарның төп утарлары Теләнче-Тамакта була. Алар үзләре яшәгән төп утарны биек итеп кирпеч дивар белән әйләндереп алганнар. Ишегалдында икешәр катлы (ныклы нигезгә корылган, цоколь белән) өч таш йорт, күпсанда таш складлар, ат абзарлары, кантур, ризык саклау урыннары, ашханә урнашкан була. Бу утар хакында, 1932 нче елда, көз көне Теләнче Тамакка килгән язучы Нур Баян истәлек язып калдырган: «Авылның нәкъ уртасында кечкенә шәһәр кебек тезелеп утыручы ак таш йортларга, авылдан ярты гына чакырым читтәрәк күгелҗемләнеп торган алма, чия бакчасына ак сакаллы картлар, көмештәй чәчле карчыклар төртеп күрсәтәләр дә: «Бар иде заманалар. Әнә шул йортларда 15 ел элек кенә татарның иң атаклы байлары – Хәлфиннар торалар иде», – диләр. 
     
Бәрәкәтле кәсеп
«Борадәрән Хәлфиннар» ширкәтен Зариф Хәлфин 1902 елның башында оештыра. Тәҗрибәле эшмәкәр сәүдә эшенә үзенең бертуганнарын (Әхмәт, Шакир, Салих, Сабир) тарта. Өч бертуган Садыйк, Гариф, Шакир Хәлфиннар Биклән сәүдәгәре Хәмәтшаның кызларына өйләнәләр. Хәмәтшаның ир балалары булмаган, шунлыктан аның өч кызына 33 әр мең сум күләмендә мирасы калган. Хәлфиннар мирас малын бәрәкәтле итеп кулланганнар. Хәлфиннар сәүдә итү белән беррәттән игенчелек белән дә шөгыльләнәләр. Аларның 500 гектар чамасы урманы, күп санда мөгезле эре терлекләре, йөк тартучы һәм җиңелгә җигелә торган нәселле атлары була. Игәнә елгасы буенда – 15 гектар җирдә җиләк-җимеш бакчасы үстерәләр. Өч ташлы тегермәннәре, икмәк, тире-яры кабул итү урыны һәм сушилкалары даими эшләп торган. Тирә-як авылларда кибетләре эшләп торган –  кызыл мал белән сату иткәннәр. 
 

Юмартлык – иң асыл сыйфат
Атаклы татар эшмәкәрләре Хәлфиннар Теләнче-Тамак авылына ике мәчет, ике мәдрәсә салып калдырганнар. ХIХ гасырның икенче яртысында 2 нче гилдия сәүдәгәр Зариф Садыйк улы Хәлфин акчасына кирпечтән, барокко стилендә, мәдрәсә биналары белән бер комплекс тәшкил итүче «Ак мәчет» салына. Теләнче-Тамак мәдрәсәсе ХХ гасыр башында Уфа губернасында иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар тирә-як авылларда муллалык иткән. 1878 енче елда Зариф Хәлфин икенче мәхәллә өчен «Агач мәчет» салдырган. Ул искергәч, 1914 енче елда «Бертуган Хәлфиннар» ширкәте акчасына яңа мәчет салынган. 1904-1910 ынчы елларда ир һәм кыз балалар өчен тулы курслы (12 еллык) мәктәпләр салына. Мәктәп өстеннән Хәлфиннар кияве Мирзагабдрахман Зөбәеров назыйрлык иткән. (Назыйр – күзәтеп, тикшереп торучы. Мөдир, җитәкчпелек итүче)
Октябрь инкыйлабыннан соң байларның утарлары яндырыла, мал-мөлкәтләре талана. Хәлфиннарга халык хәерхаһлы була. Чөнки, Хәлфиннар булган мал-мөлкәтләреннән халыкка өлеш чыгарганнар: көнкүреш биналары, ягъни социаль объектлар салганнар; һәр җомга саен, Ураза һәм Корбан гаетләрендә халыкка бүләк, күчтәнәч таратканнар; сәдака өләшкәннәр, зәкятләрен чыгарганнар; хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр. 
 

Күмәк көч күл күчерә
Бертуган Хәлфиннардан калган олы мирас – таш һәм агач  биналарның, бигрәк тә мәчетләрнең җимерелеп-тузып юкка чыгуларына авыл халкының йөрәге әрни. Дин иреге ачылгач – туксанынчы елларда, Хәлфиннар салган агач һәм таш мәчетне сафка бастыру буенча эш башлана. Мондый җаваплы да, саваплы да, һәм, әйтергә кирәк, чыгымлы да эшне башкару өчен матди яктан кесәң калын булу кирәк. Әле шуңа өстәп, хакимияттә һәм халык арасында дәрәҗәң булу да мөһим шартларның берсе булып тора. Аллаһ  рәхмәте белән Теләнче-Тамакта игелекле эш башлана. Бу хакта Фалих хәзрәт Арслановның истәлекләрен китерәбез.  
«... Безнең, хәзерге вакытта «Фәйзрахман» исемен йөртүче мәчетебез дә совет чорында вәхшилеккә дучар ителә. Өлкәннәрнең сөйләве буенча, мәчет манарасы таштан эшләнеп акка буялган, ә манараның конус өлеше тактадан ясалган була. Мәчетләрдә гыйбадәт кылулар бетерелгәч аның зданиесен нинди максатларда файдалану проблемасы килеп баса. Куштаннар җаен тиз тапкан – авылга ямь өстәүче гыйбадәт йорты – ак мәчет клубка әйләндерелә. 1930 ынчы елда манарасы аударыла ... 
1935 енче елда үзәге Теләнче-Тамак булган Ворошилов районы оештырыла. Соңга таба мәчет бинасында урта мәктәпнең дүрт классы оештырыла. Соңыннан мәктәпнең алгы бүлмәсе актлар залына, түрдәге өлеше – спортзалга әйләнә. 
Таш мәчет 1970 енче елга кадәр укыту-спорт вазыйфасын башкарды. Аннан мәчет язмышында караңгы чорлар башланды. Аның морҗалары сүтелеп кирпечләрен аерым кешеләр үзләренә ташыды. Мәчет янында яшәүчеләр идән сайгакларын, өрлекләрен тәрәзә аша тарттырдылар. Чират – мәчетнең диварларын җимерүгә таба якынлашты. Әйтергә дә чиркангыч, кайбер юньсез адәмнәр мал-туарларының мәчет эчендә яшәүләренә юл куйдылар – белә торып мәчет бинасын абзар итеп файдаландылар. Йөрәк әрнеде...
Туксанынчы елларда дин иреге килгәч хәрабә хәлендә калган мәчет алдындагы мәйданда авыл халкы җыены үтте. Мондый җыен икенче мәхәлләнең агач мәчетенең язмышы хәл ителүгә бәйле 1990 ынчы елда да үткәрелгән иде. Бүгенге көндә агач мәчет авылның икенче мәхәлләсе халкына хезмәт итә, әлхәмдүлилләһ.
Әлеге җыенда төп мәсьәлә таш мәчет бинасының киләчәген хәл итү турында иде. Шул вакытта агач мәчетнең имам-хатыйбы Салават хәзрәт мәсьәләне кискен куйды – мәчетне күркәм халәткә китерергә – Аллаһка гыйбадәт кылу йортына «җан өрергә»! Җыенда халык бу фикерне хуплады. Таш мәчетнең язмышы әнә шулай җыенда хәл ителде – мәчетебезне торгызырга! Салават хәзрәт белән Татарстан Республикасы юл һәм күперләр төзү департаменты җитәкчесе – авылдашыбыз Рөстәм Фәйзрахман улы Закиров арасында эшлекле сөйләшү булды. Рөстәм Фәйзрахман улы бу үтә дә чыгымлы эшне үз өстенә алып мәчетне торгызырга ярдәм итәчәген белдерде. 
Мәчеттә алып барылган төзелеш эшләрен оештыру һәм күзәтүне Теләнче Тамак участок шифаханәсе табибы Рәшит Хәлимов һәм Чаллыда яшәүче авылдашыбыз Ринат Фәррахов башкарды. Теләнче-Тамак авылы кешеләреннән (Рөстәм Шәйхетдинов, Радик Шиһапов, Нур Ямалов, Фәндүс Салихҗанов, Илгизәр Габдрахманов, Рәсим Хәлимов, Дамир Гайнетдинов) төзүчеләр бригадасы оешты. 1996 нчы елда мәчетне торгызу, төзекләндерү эшләре башланып китте. Дистә еллар буенча мәчет эчендә барлыкка килгән чүп-чарны, мал үләксәләреннән чистарту байтак вакытны алды һәм бу эшне башкарып чыгу өчен күп көч сарыф ителде. 
Беренче төзү материалларын юллап кайтартуда ул вакыттагы «Мәгариф» колхозы агрономы Мәҗит Гыйлаҗетдинов активлык күрсәтте. Мәчетнең эчен һәм тышын штукатурлау, буяу, бизәү эшләрен Чаллыдан килгән белгечләр, һөнәрчеләр башкарды. Ринат Фәррахов яхшы төзелеш материалларын эзләп табу һәм кайтарту эшләрен башкарды. Төзүчеләр башта мәчетнең манара өлешен эшләделәр. Аннан түбә, тәрәзә, ишек, сайгак һәм түшәм эшләре башкарылды. Бинаның эшен төгәлләүгә мәчет территориясе тәртипкә китерелде. Ерактан ук үзенә тартып торырлык итеп кызыл кирпечтән баганалар өелде, тимер койма тотылды, асфальт сукмаклар салынды. Мәчетнең тирә-юненә күз камашырдай матур чәчәкләр утыртылды. Бу хәерле эшне күзәтеп, игътибар үзәгендә тоткан авыл халкы, кайткан кунаклар мәчетнең «яңадан тууын» күреп шатлыклы күз яшьләре белән дога кылды. 
Элек «Башкорт мәчете» дип аталган таш мәчет әнә шулай «аякка басты».
Тукай районының йөзек кашы булган «Фәйзрахман» мәчете 1999 нчы елда беренче шәкертләрен кабул итте. Салават хәзрәтнең тырышлыгы белән Чаллы эшмәкәрләре Азат һәм Фәнил Зәкиевләр җитәкчелегендәге «Алтын ай» ширкәте ярдәмендә мәчеткә парта, урындык, шкафлар кайтарылды. 
Халык тарафыннан яратып кабул ителгән Салават Ясәви улы Миннәхмәтов «Фәйзрахман» мәчете һәм Теләнче Тамак авылы тарихында тирән эз калдырган абруйлы хәзрәт. 
Салават хәзрәт беренчеләрдән булып Ислам дине йолаларын авыл халкына кайтару буенча зур эш башлаган дин әһеле. Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1990 елларда Чаллыда «Йолдыз» мәдрәсәсендә гыйлем алганнан соң Теләнче-Тамак авылының агач мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкарды. Вафатына кадәр «Фәйзрахман» мәчетенең имам-хатыйбы булды. Үтемле вәгазьләре, халыкка тәҗвид гыйлеме бирүе, шәригать хөкемнәрен өйрәтүе, Ислам дине йолаларын җиренә җиткереп башкаруы, күркәм холкы, хәерле-файдалы киңәшләре-нәсыйхәтләре белән халык күңелендә бары тик матур хатирәләр калдырды. Гадел, тыйнак, гыйлемле остазыбыз үрнәк гаилә корды – хәләл җефете – мөгаллимә Рамилә ханым белән ике ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Татар халкының үрнәк имам-хатыйбы Салават хәзрәт халык күңелендә якты эз калдырып Ахирәткә күчте.
Башта Салават хәзрәт белән бергә, ә 1998 енче елның 13 июненнән «Фәйзрахман» мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын шул мәчетнең яңача тормышын башлап җибәрүгә күп көч куйган Фалих Миңневәли улы Арсланов башкарды. Ул 1955 енче елда Казан югары педагогик институтын тәмамлагач Теләнче-Тамак авылында – гомере буе укытучы булып эшли. 1995 енче елдан биш вакыт намазны үти башлый. 1998 енче елдан «Фәйзрахман» мәчетенең имам-хатыйбы. 2000 нче елдан Чаллыдагы «Ак мәчет» каршындагы авыл имамнарының белемен күтәрү институтында атналык курсларда белем ала. 

 Агач мәчет
1989 нчы елда агач мәчет бинасы халыкка кайтарып бирелде. Тиз арада Яхъя Мусин, Вахит Шәрәфетдинов, Миргасыйм Вәлиәхмәтов берләшеп мәчетне торзыгу эшен башкардылар – Аллаһ йортын элекке халәтенә кайтардылар. Район җитәкчелеге мәчетне торгызу өчен 30 мең сум акча бүлеп бирде. Гарәфи Шәрәфетдинов, Салих Җәләев төзелеш һәм мәчетнең эчен-тышын бизәү материалларын кайтарту, төзекләндерү эшен башкару буенча тәвәккәллек күрсәттеләр. 1990 ынчы елның май аеннан «Типтәр» мәчете икенче сулыш алды – тернәкләнеп сафка басты. Тарихи истәлекле көнне – мәчет ачылуны авыл халкы зур бәйрәм ясап тантана итте. Агач мәчетнең имамы итеп Ислам тәгълиматын яхшы белүче, гыйлемле, гадел һәм бик намуслы Муллаәхмәт Нуриәхмәтов билгеләнде. Ул шушы җаваплы һәм саваплы вазыйфаны 2004 елга кадәр башкарды. 


Теләнче-Тамак халкы Хәлфиннар белән горурлана
Илгизә Вәгыйзь кызы Шәйхетдинова 1937 нче елгы, Теләнче-Тамакта туып-үскән, гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган. Намаз-ниязлы, игелекле мөслимәне авылдашлары бик тә хөрмәт итә.
 – Нәселебез, чыгышыбыз шушы авыл белән бәйләнгән. Әнием Сәмия 1915 елгы иде. Ике ел Хәлфиннар мәктәбендә белем алган. Аннан кириллицаны өйрәнде. Аның әнисе – минем әбием, Бәдрикамал – Хәлфиннарда йорт эшләрен башкарган. Әбием Хәлфиннарны һәрвакыт яхшы яктан гына искә алып сөйләгән. Димәк, алар – мактауга лаек кешеләр булган. Балачак хәтере яхшы була, мин – Хәлфиннарның су тегермәнен хәтерлим әле. Ул күп еллар халыкка хезмәт итте. «Бертуган Хәлфиннар халык өчен бик әйбәт булдылар. Алар һәр җомгада, гаетләрдә авыл халкына бүләк, күчтәнәч өләшәләр иде» – дип сөйли иде әбием. Үзләрендә хезмәт куйган кешеләргә эш хакын яхшы итеп түләгәннәр», – дип хатирәләрен яңарта Илгизә ханым. 
Уйлап карасаң, бер гасыр чамасы вакыт узган, ә Хәлфиннар халык күңелендә матур хатирәләре белән саклана. 
Сәкинә Вәлимөхәммәт кызы Вәлиева сугыш башланган елны – 1941 енче елның апрелендә дөньяга килгән. Тормышның ачысын-төчесен татыган, сиксәннән узган ханым дип һич тә әйтмәссең – җитез, чая. Уңган-булганлыгы әллә каян сизелеп тора. Ире вафат булгач, 1975 енче елны өч баласы белән Теләнче Тамак авылына килеп төпләнә. Ярты гасырга якын шушы җирлектә яшәүче Сәкинә ханым авылдашлары хакында бик яратып сөйли. Ул – зирәк зиһенле – Рамазан шәрифтә Коръәни Кәримне хәтем кыла. Ахирәткә күчкән хатын-кызларны соңгы юлга хасиятләп озату эшләрен җиренә җиткереп эшли – Илгизә Шәйхетдинова белән мәет юуу кебек авыр, саваплы эш башкаралар. Нечкә күңелле Сәкинә ханым кайгы килгән йорт әһелләрен юатучы да, төпле киңәшен бирүче дә. 
Күркәм эш-гамәлләре белән татар халкы тарихында якты эз, халык күңелендә матур хатирәләр калдырган Хәлфиннар мирасына карата горурлык хисләре кичерүче Сәкинә Вәлиева: «Казакларга бара торган юл өстендәге алма бакчасында нинди генә җиләк-җимеш үсмәде?! Хәзер дә анда алма, кура җиләге, чияләр кызарып пешә. Юкәләр чәчәк атканда тирә-якка хуш ис тарала. Халык дәва өчен юкә чәчәген җыя. Заманында анда колхозның умарталыгы иде – бал кортлары гөж килеп юкәлектән нектар җыйды. Әле хәзер дә авыл халкы Хәлфиннарның бакча җимешенә рәхәтләнә. Без бирегә күченеп кайткан чорда да әле Хәлфиннарның биек итеп, яхшы нигезгә (фундаментка) корылган складларын колхоз икмәк, ашлама саклау урыны итеп файдалана иде. Бик зур, таш мунчалары булган. Хәзер инде аның урыны гына калган. Җиренә җиткереп, яхшы итеп салынган ике катлы йортларында Фатыйма исемле кыз туганнары яшәве хакында сөйли иде авыл халкы. 

Хәниф Сәмигулла улы Сәмигуллин – сугыш чоры баласы, ул – 1930 ынчы елгы. – Әткәйнең әтисе – Хәлиулла бабам Хәлфиннарда ат караучы, кучер булып эшләгән. Бабайның: «Хәлфиннар бәйрәм саен авыл халкына кием-салым, күчтәнәч өләшә иде. Хезмәт хакын әйбәт түләделәр. Беркайчан да, кемне дә булса кимсеткәннәрен ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады», – дип хөрмәт белән сөйләгәнен бик яхшы хәтерлим. Үзем гомер буе туган авылымда: шофер, монтер, мастер, подстанция җитәкчсее булып эшләдем», – дип сөйли тыл ветераны. 

Мөдәррис Әшраф улы Лотфуллин – хезмәт ветераны, 1938 енче елгы. «Сельхозтехника»да токарь булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы тармагындагы намуслы хезмәте өчен «ТРның атказанган механизаторы» исеменә лаек булган. Мөдәррис ага бабасының Хәлфиннарда эшләве хакында болай дип сөйли: «Бабам Хатыйп Идиятуллин Хәлфиннарда ат караучы булып эшләгән. Байлар сәүдә белән ерак араларга йөргәндә кучер вазыйфасын башкарган. Ул Хәлфиннарның кешелекле һәм кечелекле, юмарт булулары хакында матур истәлекләр сөйләп калдырды. Бабай 1959 ынчы елны вафат булды. Әнием – Зәйтүнә Хатыйп кызы Хатыйпова – 1906 нчы елгы иде. Хәлфиннар ачкан кызлар мәктәбендә белем алган. Колхозда яшелчәчелек, кырчылык бригадиры булып эшләде. 

Рафис Муллахмәт улы Нурыев – 1951 енче елгы. Авылдагы агач мәчет имамы. Аллаһ йортын, аның тирә-ягын тәртиптә тотучы, биш вакыт намазга чакырып азан әйтүче иманлы, игелекле дин әһеле. «Әтинең әтисе Нуриәхмәт – сәүдәгәр булган. Башкортстанга – Бакалы, Уфа базарларына сәүдә белән йөргән. Коллективлаштыру башлангач барлык мал-мөлкәтләрен, атларын тартып алып, үзләрен ирексезләп колхозга керткәннәр. Әтинең әнисе Бәдрикамал әбием аш-су остасы булганга Хәлфиннарга аш-су әзерләүдә җаваплы хезмәтне башкарган. Әбием гыйлемле, динле мөслимә булган. Совет власте урнашкач дин иреге бетә. Шуңа, безнең төп йортта, авыл халкын җыеп, яшеренеп (сакланып кына) намаз укыганнар» – дип әби-бабалары хакында кыскача тарих сөйләде. 
Рафис Нурыевның дини гыйлемгә тартылуы, мәчетне үз йортыннан да өстен итеп күрүе, халыкны туры юлга өндәве әнә шулай нәселдән килгән асыл сыйфат икән. Теләнче Тамак халкы Рафис Муллахмәт улының баһадир йөрәкле булуына соклана. Җир җимертеп эшләрдәй сәламәтлеге булган ир-егетләр көнләшерлек итеп алып бара ул мәчет эшләрен. Аллаһ Тәгалә изгелегенең әҗерләрен бирсен.  
***
Данлы да, шанлы да тарихы булган татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы Теләнче Тамак авылы һәм анда матур эшләре белән якты эз калдырган Хәлфиннар – милли хәзинә һәм олы мирас. Бу мирасны сакларга һәм бәяли белергә кирәк!

/Зәрия Вәлиева фотолары.


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев