10 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Казанга Халыкара авыл яшьләре конгрессына 26 илдән вәкилләр киләчәк
Чара авыл территорияләре һәм яшь белгечләр белән эшләү буенча алдынгы халыкара тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлтелгән.
-
Сәбәп – электрүткәргечләрнең төзексезлеге
2 январь көнне районда ике янгын очрагы теркәлде. Беренчесе – Иске Байлар авылында. Биредә электр челтәрләрендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле, бер йорт хуҗасының сараена ут каба. Нәтиҗәдә 60 квадрат метр мәйданлы сарай тулысынча янып бетә.
-
Яллар файдалы үтте
Яңа ел яллары – һәркем өчен иң көтеп алган вакыт. Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү мөһим. Көнне өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына үткәрү зыянга гына. Шуңа күрә тукайлылар актив ял турында онытмый. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.
-
Тукай чәкчәгенә гимн
Менә тагын Яңа елга аяк бастык. Һәркайсыбыз үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясый, алдагы елга планнар кора, яңа идеяләр белән яна. Үтеп баручы ел нинди уңышлары белән сөендерде, тормышыбызга нинди яңалыклар кертте, нинди җитешсезлекләр булды, көнкүрешебезне яхшырту, хезмәтебезне нәтиҗәле итү өчен без ниләр эшләдек – менә шулар хакында уйланабыз.
-
Өч сәгатьтә – ике һәлакәт
31 декабрьдә Чаллы – Сарман юлында ике юл һәлакәте теркәлде. Трассаның 18нче километрында ВАЗ-211730 һәм Киа Рио автомобильләре бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинаның ике пассажиры – 29 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз бала төрле имгәнүләр алып, БСМПга җибәрелә.
-
Димәк, ел уңышлы булачак...
Менә 2020 елга да аяк бастык. Яна елны һәркем күтәренке күңел белән каршы алырга тырыша. Кем әйтмешли, елың ничек башланса, шулай узарга да тиеш. Кайбер райондашларыбыз үзләренең иске елны озатып, яңасын каршы алу мизгелләре белән уртаклашты.
-
Илһамланып яшисе килә!
Узган ел Тукай районында 178 пар гаилә корган. Шулардан җиде никах елның соңгы көннәрендә теркәлгән. Алар арасында Иске Дөреш авылыннан Миннәхмәтовлар гаиләсе дә бар. Никахларын рәсми рәвештә теркәү өчен кәләш белән кияү Яңа Бүләк авылында урнашкан легендар җырчы Илhам Шакировның музей-йортын сайлаган.
-
Хәрәкәттә бәрәкәт
Яңа поселогы спорт мәктәбендә билбаулы көрәш буенча беренчелек үтте. Ярышларда 35 спортчы катнашты. Һәр үлчәү категориясендә беренче-өченче урыннарны алган катнашучылар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
-
Бишәү туган, бишәү үлгән
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 январьдан 9ына кадәр районда 5 бала туган, 5 кешенең гомере өзелгән.
-
Каникуллар күңелле үтте
3 январьдан 8енә кадәр Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар лагере эшләде.
-
Авыл җыеннары башлана
Дүшәмбедән авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башлана.