Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәп – электрүткәргечләрнең төзексезлеге

2 январь көнне районда ике янгын очрагы теркәлде. Беренчесе – Иске Байлар авылында. Биредә электр челтәрләрендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле, бер йорт хуҗасының сараена ут каба. Нәтиҗәдә 60 квадрат метр мәйданлы сарай тулысынча янып бетә.

Икенче очрак – Сосновый Бор поселогында, монда гараж яна. 
7 январьда «Весна-2» бакчачылык ширкәтендә урнашкан ике катлы йортта янгын чыга. Йорт хуҗалары бирегә ял көннәрендә килгән була. Өйләре җылынсын дип алар электр җылыткычы кушып, үзләре йортны бикләп, кибеткә китә. Бер сәгать чамасы вакыт узгач, күршеләре аларга йортыгыз яна дип хәбәр итә. Сәбәбе шулай ук электр челтәрләренең төзексезлеге.
Янгын сүндерүчеләр белдерүенчә, өч очракта да сәламәтлекләренә зыян алучылар юк. 

Илнар МИФТАХОВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы. 

Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев